Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Март аенда Кайбычта спиртлы эчемлекләр кулланып, руль артына утыруның дүрт очрагы теркәлгән

2 мартта Иске Тәрбит авылында 16 сәгать 45 минутта шул авылда яшәүче “Муравей” мотороллерында туктатылган.

Документларын тикшергән вакытта аның транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгәнлеге, өстәвенә, салмыш хәлдә булуы да ачыкланган. 16 мартта Олы Кайбыч янындагы юлда Багай кешесе “ВАЗ-2109” автомобилендә туктатыла. Ул да спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырган. 19 мартта төнге 1 сәгать 30 минутта Багай авылы урамында “ВАЗ- 2110” автомобиле белән идарә итүчене туктаталар. Салтыйганда яшәүче бу кеше инспекторлар кармагына килеп эләгермен дип уйлап та кармагандыр инде, шуңа да машинасында хәмер кулланган килеш йөргән. 27 мартта төнлә Корноухово авылында туктатылган “Шевролет Ланос” автомобиле хуҗасы Апастан булып чыга. Эчкән килеш руль артына утырган бу кеше, инспекторлар туктатмаган булса, күрше районга хәвеф-хәтәрсез генә кайтып җитә алган булыр идеме икән? Хәмер кулланган килеш юлга чыгучылар үзләренә генә түгел, кагыйдәләрне төгәл үтеп йөрүче намуслы шоферлар һәм аларның пассажирлары гомеренә дә куркыныч тудыра. ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершин әйтеп узганча, әлеге дүрт эш буенча да  документлар район җәмәгать судына тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Март аенда Кайбычта спиртлы эчемлекләр кулланып, руль артына утыруның дүрт очрагы теркәлгән