Машина йөртүчеләр безне караңгыда да күреп торсын
Безнең тормыш — тоташ хәрәкәт.
Яңа көн туу белән, сабыйларын җитәкләгән әти-әниләр балалар бакчасына ашыга. Кич җиткәч, кабат өйләргә таралалар. Авылда яшәсәк тә, машиналар күп хәзер, юл хәрәкәте көннән-көн көчәя. Кагыйдәләрне үтәү, аларны балаларга өйрәтү мөһимлеге дә арта. Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасы тәрбиячеләре дә бу юнәлештә эзлекле эш алып бара.
Балаларның урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәнүгә әзерлекне без, тәрбиячеләр, әти-әниләр белән бергә оештыруны максат итеп куябыз. Хәзер караңгы тиз төшә, кышка таба иртә белән дә яктырып бетмәгән була әле. Юлда йөргәндә киемдә яктылык кайтаручы элементлар булу кирәк. Бакчабызда үткәрелгән «Караңгыда да күренеп торыйк!» акциясе дә шуңа юнәлдерелде. Әти-әниләр кич белән балаларны алырга килгәндә, яктылык кайтаручы наклейка-ябыштыргычлар таратылды.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче инспекторлар әйтүенчә, яктылык кайтаручы элементлар куллану җәяүлене бәрдерү куркынычын 6,5 тапкырга киметә.
Аларның нинди генә төрләре юк — курткага, сумка-рюкзакка беркетелүче значоклар, муенга тагып йөри торган асылмалы яктылык кайтаргыч, брелоклар, браслет-беләзекләр, наклейкалар, киемгә полоскалар тегәргә дә була. Мондый элементлар булганда, шофер җәяүлене күпкә ераграк арадан күрә һәм бәрдерүне булдырмау өчен чаралар күрә ала.
Балалар өлкәннәрнең үз-үзен тотышын хәтеренә тиз сеңдерә. Шуның өчен һәр җирдә, урамда йөргәндә дә, аңа үрнәк булу, кагыйдәләрне бозмау кирәк. Чөнки баланың сәламәтлеге һәм иминлеге шуңа бәйле. Хөрмәтле әти-әниләр! Юл йөрү кагыйдәләрен, тапкырлау таблицасын яттан өйрәнгән кебек, белеп кенә калмагыз, аларны һәрвакыт үтәгез! Моны балаларыгыз да көн саен күрсен. Киемнәргә яктылык кайтаручы элементлар тагу да гадәткә керсен иде. Балаларның иминлеген кайгырту — һәр әти-әнинең төп бурычы.
Диләрә Насретдинова, Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев