Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мәхәббәтле оя

Әти әнине ярата! Юк, алай түгел – алар бер-берсен яраталар! Безнең – киленнәрнең һәркайсы бу нигезгә аяк басып, бераз яшәүгә ачкан яңалык бу. Шулай бит ул: чит күз белән караганда гел күбрәк күренә... Әйе, безнең хәләлләребез ир-ат белән хатын-кыз арасындагы яратуның нинди булганлыгын күреп, гаиләдә яратуны тоеп үскән. Әни үзе әйтмешли – «мәхәббәтле оя»да! Сигезәү алар – алты ир бала һәм ике кыз. Һәркайсы берне алып, бергә барып – бер белән гомер итә. Әнинең яратуы безгә – киленнәренә дә мулдан. Аның белән һәркайсыбызны ихлас, эчкерсез мөнәсәбәтләр бәйли. Бу юлларга кушылып, биш килененең бишесе дә шулай дияр иде.

Эльмира 
Мин – әнинең иң беренче килене. Без өйләнешкәндә Ринатка 28 яшь иде. Ирем генә түгел, калган туганнарының берсе дә ашыгып башлы-күзле булмады.  Башта эшләделәр, аякка бастылар, йортлар, машиналар алдылар, аннары гына әти белән әнигә кайтып: «Өйләнергә җыенам», – диделәр. Бу нигездә һәр туй турында шулай бер атна гына алдан белделәр.  Әти белән әнинең үзләреннән үк шулай башланган ул.

Сүз уңаеннан, кавышу тарихлары бик кызык – аларны... җырчы Усман Әлмиев таныштыра. Кайнатам Ризаэтдиннең армиядән кайткан көннәре генә була. Безнең Кошманда концерт куйганнан  соң, егетләр артистны олау белән Чәчкаб авылына озата китәләр. Әти дә аларга утырып бара.  Чәчкабтан ерак түгел бер авылда аның сөйләшеп йөргән кызы була: ул шуны күреп кайтырга ниятли. Усман Әлмиев исә Саимә әниләрнең күршеләренә фатирга керә. Әти белән әни шунда бер-берсен беренче тапкыр күрәләр. Үзе белән юл буе сөйләшеп килгән Ризаэтдин әтигә Усман Әлмиев ул чакта ниләр әйткәндер, әмма егет ул кичне Чәчкабта куна кала – концерттан соң Саимә әнине озата кайта. Ике атнадан инде алар өйләнешәләр, тагын бер атнадан туйлары була. Ул чакта гадәттә киленнәрне яртышар ел эшләткәннән соң гына туйлар ясаганнар әле... Үз әнием ул чакта бала гына булса да, аларның туйларын хәтерли. Әкрам бабамнар туйны чәйгә алганнар. «Мич башы кырына тезелеп, Риза абый нинди матур апаны алган, дип карап утырдык», – дип сөйли әни. Безнең әни үзе дә кайнанасы белән бер тапкыр сүзгә килмәде: әти үлгәч тә алар бергә яшәделәр. 

Тулырак http://www.syuyumbike.ru/news/tatar-gailse-kilen-kaynana/mkhbbtle-oya

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев