Махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган авылдашлары истәлегенә Кошманда мемориаль такта ачылды
Кошманда Белем көнендә авыл һәм мәктәп тарихында мөһим вакыйга булды: әлеге мәктәп чыгарылышлары — махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Рәмис Гатауллин һәм Мөхәммәтхан Фәйзуллин истәлегенә мемориаль такталар ачылды.
Авылдашларыбыз икесе дә ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтте — контракт төзеп, ил сагына басты. Рәмис Гатауллин 2024 елның 23 апрелендә махсус хәрби операциягә китте. Шул ук елның 2 октябрендә Донецк халык Республикасының Новогродовка шәһәре өчен барган каты сугышта 49 яшендә һәлак булган. Мөхәммәтхан Фәйзуллин хәрби операциягә шул ук елның 3 июлендә китте. Прогресс торак пунктын азат иткәндә, 23 июльдә 55 яшендә гомере өзелә. Азатлыгыбыз өчен башын салучыларның икесе дә Кошман мәктәбен тәмамлаган. Рәмис Гатауллин — 1982-1990, Мөхәммәтхан Фәйзуллин 1976-1984 елларда белем алган.
Тантаналы линейкада ике батырның да якыннары, классташлары, укытучылар, укучылар һәм яшь армиячеләр катнашты. Мәктәпкә керү юлында диварда урын алган, илнең чын патриотлары булырга өндәп торучы мемориаль такталарны ачу хокукы район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга һәм ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Айрат Зариповка бирелде.
Алар мемориаль комплекска чәчәкләр салды. Рәмис Гатауллин белән Мөхәммәтхан Фәйзуллинны бер минут тынлык белән искә алдылар.
— Илебезне саклап, үз гомерләрен биргән якташларыбызның көчле рухлыгына сокланмый мөмкин түгел. Чын күңелдән рәхмәт аларга. Рәмис Гатауллин белән Мөхәммәтхан Фәйзуллинны беркайчан онытмабыз, һәрвакыт истә тотарбыз, — диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.
Мемориаль такта ачылу тантанасында укучылар, яшь армиячеләр дә чыгыш ясады.
— Илгә авырлык килгәндә, халкыбыз кыю улларына таяна. Егетләребезнең батырлыгы Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора. Алар илебез бәйсезлеге өчен гомерләрен корбан итте. Һәлак булганнан соң, Батырлык орденына лаек булдылар. Мактаулы бүләкләре якыннарына тапшырылды, — диде авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина. — Классташым Мөхәммәтханның хәрби операциягә киткәннән соң туган оныгы Ризванга да бер яшь тулды. Үсә төшкәч, ул дәү әтисенең батырлыгы белән гоурланыр дип ышанабыз. Тыныч йоклагыз, егетләр. Батырлыгыгыз киләчәк буыннарга да үрнәк булыр.
Авылдашларыбызның данлы исеме чал тарихта, күңелләрдә мәңге сакланыр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев