Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган якташыбыз белән хушлаштылар
Чүти авылында туып үскән, махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Альфред Хәлил улы Козловны соңгы юлга озаттылар.
Мәрхүмнең йорты янында үткән матәм митингын Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров алып барды. Митингта район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Чүти авыл җирлеге хезмәткәрләре, әфганчылар, авылдашлары, тирә-күрше авылларда яшәүчеләр катнашты.
Матәм митингында чыгыш ясаган Рәмис Хәялиев, җирлек секретаре Гөлнур Әхмәтшина, Гөлгенә Аймәтова Альфредны бары уңай яктан телгә алдылар, туганнарының, гаиләсенең авыр кайгысын уртаклаштылар.
Альфред Хәлил улы Козлов Чүти зиратында җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев