Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кошманда күренекле авылдашларына истәлек тактасы ачылды

Кошман бүген тарихында мөһим вакыйга булды.

1906 елда шушы авылында туган, 1942-1952 елларда ТАССРның энергетика системасы җитәкчесе булып эшләгән, ТАССР ның Социалистик төзелеш батыры,"Хезмәт Кызыл Байрагы","Кызыл Йолдыз","Почет билгесе" орденнары кавалеры Мөхетдинов Кәбир Хәял улына авылдашлары һәм хезмәттәшләре исеменнән мәктәп стенасында истәлек тактасы ачылды.

Тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Раузил Хаҗиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, мәктәп директоры Равилә Гаффарова, Түбән Кошман мәчете имамы, әлеге тактаны ачуда башлап йөрүче Илфар хәзрәт Сафиуллин катнашты. 

Кәбир Мөхетдинов эшче гаиләсендә туа. Әти-әнисе дини кеше була. Хәял абый да авыл мәдрәсәсендә тирән белем алып, ислам дине белән таныша. 1916 елда әлеге гаилә Үзбәкстанның Коканд шәһәренә күченеп китә. Кәбир Мөхетдинов биредә тимер юл механик техникумында укый. Аннары Ташкент шәһәренең политехник институтында югары белем ала. Фирганә өлкәсендәге электр станциясендә төзелеш начальнигы урынбасары, инженер булып эшли. 1932 елда гаиләсе белән Казанга күченеп кайта. Казан җылылык электрстанциясе төзелеше җитәкчесе, төзелеш прорабы, техник бүлек начальнигы, энергокомбинат җитәкчесе, Казанда төп үзәк энерго җитәкчесе була. 1952-1958 елларда Воронеж төп электр станциясенә беренче нигез салучы, һәм Яңа Воронеж атом электр станцияләре төзелеше начальнигы, аннары директоры булып эшли. Ул 1982 елның 28 мартында вафат була, Воронеж шәһәрендә җирләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев