«Миләшкәй» балалар бакчасында районкүләм семинар узды
Балаларны татар теленә өйрәтү өчен мөмкинлекләр күп хәзер. Кулланма әсбапларның, методик әдәбиятның, уен-дәресләрнең нинди генә төре юк икән. Олы Кайбычта узган “Балалар бакчасында татар телендә белем бирү өчен шартлар тудыру” дип исемләнгән районкүләм семинарда бу ачык күренде.
Районның татар балалар бакчалары тәрбия че ләре, тәҗрибә уртаклашу максатында, “Миләш кәй”гә җыелды. Семинар кунакларын бакча мөди ре Сәвия Тимершина сәлам ләде.
– Безнең һәр иртәбез, балаларны каршы алганда, аларны татар телендә “Исәнмесез, хәерле иртә!” дип әйттерүдән башлана, – диде ул. – Ана теленә өйрәнү гаиләдән үк башланырга тиеш, диләр. Өйдә әти-әниләре татарча сөйләшсә, балалар да туган телебезне яхшы белер иде. Бүген без балаларны хәреф танырга, сүзләрне иҗекләргә аерырга, татар телендә аралашырга өйрәтү алымнарын күрсәтергә, әлеге өлкәдә туплаган тәҗрибә белән уртаклашырга телибез. Билгеле, болар берсе дә яңалык түгел, ләкин балаларга аларны истә калырлык, кызыклырак итеп өйрәтәсе килә.
Бакча бинасының ике катындагы фойеларда да күргәзмәләр белән таны шырга мөмкин иде. Алар “Агрокласс”, “Авылыбыз ишегалды”, ватан пәр вәрлек темаларына багышланды, музей экспонатлары, татар әдипләренең китаплары да урын алды.
Тәрбиячеләр Резедә Мотыйгуллинаның – “Аваз лар иленә сәяхәт”, Светлана Утееваның – “Мин яшәгән йорт”, лого пед Нурия Сафинаның “Кыргый хайваннар” темасына дәресләрен кызыксынып карадылар. Нурия Салиховна – “Кинезиологик күнегүләр”, музыка җитәкчесе Лилия Гыймранова “Бездә барысы да җырлый һәм бии” темаларына мас тер-класслар күрсәтте. Бала ларның белемнәре ныклы икәнлеге ачык күренде. Нинди генә сорау яңгыраса да, югалып калмадылар.
Көнкүреш калдыкларыннан тәрбиячеләр үзлә ре теккән милли кием нәрне дә тәкъдим итте ләр. Тел һәм милләт – аерылгысыз төшенчәләр. Аларның берсе бетсә, икенчесе дә юкка чыга. Шуңа да “Миләшкәй” балалар бакчасында һәр икесенә дә зур игътибар бирелә. Милли киемнәргә кызыксыну уятуны, сәнгать аша балаларда зәвык тәрбияләүне максат итеп куялар. Татар телен өйрәтүдә хал кы бызның гореф-га дәт ләренә дә таянып эшли ләр. Сәвия Тимершина әйтүенчә, берничә ел инде бакчада сабыйларга “Каз өмәсе” йоласын күрсәтеп киләләр. Алга таба да аны дәвам итәргә җыеналар, чөнки зуррак балалар бакчадан китә, алар урынына яңалары килә. Тәрбиячеләр Рания Гомәрова һәм Язгөл Фатыйхова, балалар белән берлектә, соңгы елларда яңа сулыш алып, көн кү решебезгә кабат үтеп кергән әлеге йоладан күре неш тәкъдим итте. Халык авыз иҗатының борынгы жанры булган әкиятләр дә тел өйрә тү дә мөһим роль уйный. Мәга риф хезмәт кәр лә ре заманча итеп сәх нә ләш терелгән “Шалкан” әкиятен уйнап күрсәт те.
Икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Айгөл Миңнуллина “Без туган телдә сөйләшәбез” дигән темага докладында татар телен өйрәтүдә кулланылган методик әсбаплар һәм ысуллар турында сөйләде.
– Нәниләрне туган телгә өйрәтүдә балалар бакчасы мөһим роль уйный. Безнең төп ярдәмчеләребез – әти-әниләр, – диде ул. – Аларны яңалыклар белән таныштырып бару өчен, мәгъ лүмати-күрсәтмә материаллар булдырдык. Төркемебезнең чишенү бүлмәсендә ике телдә дә “Әти-әниләр өчен”, “Сәламәтлек почмагы”, “Туган телдә сөйләшәбез”, “Куркынычсызлык почмагы”, “Ярат һәм бел туган ягыңны” дип исемләнгән стендлар ясалды. Бакчабызда, әти-әниләр белән бергәләп, “Халыкара туган тел көне”, “Нәүрүз”, “Тукай безнең күңелләрдә”, “Гаи лә” бәйрәмнәре узды.
Башка балалар бакчаларыннан кил гән тәр биячеләр “Ми ләш кәй”дәге хезмәт тәш ләре чыгышын карап һәм тыңлап кына калмады, үзләренең эш тәҗирбәсе белән дә уртак лашты.
Семинарга нәтиҗәне мәгариф бүлеге методисты Сиринә Гыйсмәтуллина ясады.
– Күргәнегезчә, балалар арасында рус телендә аралашучылар күп. Аларны татарча матур итеп сөйләшергә өйрәтү талә бе куела, – диде ул. – Нә ни ләрнең сөйләм теле өстендә эшлисе бар әле. Алар үзара аралашканда да русча сүзләр куллана. Балалар безне кабатлый, шуңа да иң элек үзебездән башлау сорала. Гомумән алганда, дәресләр ошады, эшнең оештырылуын уңай бәялибез. Киләчәктә дә шулай, кулга-кул тотынып, нәтиҗәле итеп эшләргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев