“Миләшкәй”гә Кайбыч районының иң яхшы тәрбиячеләре җыелды
Олы Кайбыч авылындагы "Миләшкәй" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2015" бәйгесенең район этабы үтте.
Әлеге бәйгедә төрле авыллардан килгән тәрбиячеләр үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте, чыгышларында балаларны яратулары ачык күренде. Федоровское, Олы Кайбыч, Олы Подберезье, Иске Тәрбит, Борындыктагы балалар бакчаларында эшләүче Галина Калашникова, Рания Гомәрова, Резидә Мотыйгуллина, Татьяна Новикова, Люция Петухова һәм Рузалинә Нигъмәтҗановалар үз эшләренең осталарына әйләнеп беткән инде. Бәйгедә дә сабыйларны тәрбияләү алымнары турында барыбызны да кызыксындырырлык итеп сөйләделәр. Мондый тәрбиячеләр булганда, ата-аналарның балалары өчен күңелләре тыныч. Галина Калашникова сабыйларның көндәлек режимын оештыруга, дөрес тукландыруга, чыныктыруга зур әһәмият бирә икән.
- Балалар бакчасы - ул минем икенче йортым кебек, анда мине көтәләр, яраталар. Хезмәтемне яратып башкарам, - диде Резидә ханым.
Рания Гомәрова үз теләкләре белән уртаклашты:
- "Тормыш" дип аталган әсәрдә балаларымның лаеклы геройларны уйнавын, аларның игелекле, эчкерсез, көчле, иҗади кешеләр булуын телим, - диде ул.
Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаучылар ачыкланды: беренче урынга "Теремкәй"дән Галина Калашникова лаек булды. "Миләшкәй"дән Рания Гомәрова, "Гөлбакча"дан Рузалинә Нигъмәтҗанова - икенче-өченче урыннарда. Татьяна Новикова, Резидә Мотыйгуллина һәм Люция Петухова - бәйге лауреатлары. Җиңүчеләрне сертификатлар белән бүләкләделәр, лауреатларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев