Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

“Мин бик бәхетле ана”,- ди Олы Урсакта яшәүче 90 яшьлек ана

Олы Урсак авылында яшәүче Зөлкәбирә әби Сираевага гыйнварның нәкъ уртасында 90 яшь тулды.

Елмаюы белән үзенә тартып торучы әбине гомер бәйрәме белән котларга башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина килде.

Ул аңа район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән җылы теләкләрен җиткерде, бүләген тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин да котлауларга кушылды.

Сугыш чоры, аннан соңгы елларның авырлыкларын күп күрсә дә, үзен иң бәхетле кеше итеп хис итә Зөлкәбирә әби.

Бүгенге тормыштан бер ничек тә зарланырлык түгел. Кадерен белеп яшәгәннәргә җирдәге оҗмах шушыдыр инде ул. Без үсмер чагыбызда авыз тутырып ашый алмадык, өскә кияргә киеме булмады, авыр эштә чыныгып үстек. Хәзер өстәл тулы ризык, кием-салып җитәрлек, өйдә газ яна, чишмә суы эчәбез. Мин бәхетле: биш балам да исән-сау, унбер оныгым, унбиш оныгым бар. Инде олы улым Рифатка да 67 яшь. Алар мине кадер-хөрмәттә яшәтәләр, — диде Зөлкәбирә Җәләлетдин кызы.

Бу хакта газетабызның алдагы саннарының берсендә тулырак укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев