Хәбәрләр
“Минем яраткан укытучым” бәйгесенең муниципаль турында кайсы мәктәп укучылары җиңгән?
"Экология. Мәдәният. Мәгариф" ("ЭКО") мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Минем яраткан укытучым" V республика бәйгесенең муниципаль туры узды.
Бәйгедә 14 гомумбелем бирү мәктәбе укучылары катнашты. "Шигырь" номинациясендә кече группада беренче урынны Иске Тәрбит мәктәбеннән Юлия Полякова, икенче урынны Иске Чәчкабтан Газизә Гыйрфанова, өченче урынны Мөрәледән Ильвина Сабирова алды. Урта группадан беренче-өченче урыннарны Иске Чәчкаб мәктәбеннән Ләлә Хөсәенова, Бәрлебаш мәктәбеннән Рәнис Әскәров һәм Надеждино мәктәбеннән Анастасия Корнилова яулады. Өлкән группада беренче урынны Чүти мәктәбеннән Марина Тараканова, икенче һәм өченче урыннарны Ульянково мәктәбеннән Александра Сундурова, Екатерина Севастьянова алды. "Минем яраткан укытучым" V республика бәйгесенең республика этабына беренче урын алган укучыларның эшләре җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев