Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме Олы Кайбыч мәчетендә халык белән очрашты

Чәршәмбе кичендә Олы Кайбыч мәчетендә вәгазь кичәсе узды. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме Зөлфәт хәзрәт Габдуллин вәгазьләрен тыңларга күрше-тирә авыллардан да килгәннәр иде. Очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, имам-мөхтәсиб Дамир хәзрәт Гыйниятуллин да катнашты.

Очрашуны Зөлфәт хәзрәт Габдуллин Коръән укып башлап җибәрде. Дога кылганнан соң, вәгазь сөйләүгә күчте. Ул шайтанның кешегә ни рәвешле тәэсир итүе, аңа нинди юллар белән керүе турында иде.
– Кеше бик каты ачуланганда, аның начар энергетикадан саклану үзлеге бетә һәм шайтанга юл ачыла. Шул чагында адәм баласы аңга сыймаслык эш-гамәлләр кылырга мөмкин, – диде Зөлфәт хәзрәт. – Ачу шайтаннан бирелә, ул – ут. Ә утны су сүндерә. Шуның өчен дә ачуланганда тәһарәт алырга, өстеңә салкын су сибәргә кирәк. Бу шайтанны куып чыгара.
Хәзрәт шайтанның кешегә кереп урнашуының икенче юлы аның дөньяга артык кереп китүендә, өченче юл – чиктән ашкан җенси теләк дип аңлатты. Бөтен нәрсәнең чамасы булган кебек, артык булганда да кешене зәгыйфьләндерүен әйтте.
– Дүртенче чыганак – иң таралганы, хөсетлек көнчелек. Яхшырак, матуррак әйберне күрсәң, көнләшергә түгел, «сөбханалла, машалла» дип әйтергә кирәк. Шул рәвешле шайтанга юлны ябабыз, – дип дәвам итте вәгазь сөйләүче. – Социаль челтәрләгә куелган фото һәм видеолар, андагы тормыш та кешене көнләшүгә этәрә. Шул ук вакытта аларны урнаштыручыларга негатив энергия барып җитә, күз тияргә мөмкин. Бигрәк тә сабыйларның сурәтләрен куймагыз. Өлкәннәрнең саклану энергетикасы көчлерәк, балаларда ул юк, аларга самимилек хас. Күз тиеп, авырый башлыйлар, сырхауханәдә дә чирләренә дәва табылмый. Кайберәүләр пешергән ризыкларына кадәр куялар. Үзең авыз итәргә дә өлгермисең, аны ничәмә-ничә күз «ашарга» өлгерә. Шайтанга тагын юл ачылды дигән сүз. Шуңа күрә бөтен дөньяңны ачып салырга кирәкми.
Зөлфәт хәзрәт, әгәр кеше кирәгеннән артык ашаса да, аңа шайтан керүен, күп ашауның ялкаулыкка, ваемсызлык¬ка китерүен әйтте. Бу – бишенче юл. Ашказаны тулганчы ашарга ярамавын, аны өч өлешкә бүлеп, ризыкка, һавага һәм суга урын булырга тиешлеген ассызыклады. Харам ризык белән дә адәм баласының эченә шайтан керүен белдерде.
– Алтынчы юл – комсызлык, – дип дәвам итте ул. – Адәм баласына һәрвакыт нидер җитми. Чөнки чамалык хисе югалган була. Комсызлык та шайтанга юл ача. Җиденче юлы – ашыгу. Ашыгу сәбәпле шайтанга ишек ачыла. Ул кешене хурлыкка төшерә, аны юк итеп, һәлакәткә илтергә мөмкин.
Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, сүзен йомгаклап, шайтанның иң зур мәкере – тыелган, харам әйберне матур итеп күрсәтү, диде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тирән эчтәлекле чыгышы өчен Зөлфәт хәзрәткә рәхмәт әйтте. Барыбыз өчен дә мондый очрашуларның файдасы зур, вәгазьләрнең үтемле, урынлы һәм мәгънәле булуын ассызыклады. Очрашу ахырында Дамир хәзрәт Гыйниятуллин 15 мартта Олы Кайбыч мәчетендә янәдән вәгазь кичәсе үткәреләчәген әйтте. Бу юлы «Әмәт» мәчете имам-хатыйбы, дин галиме Равил хәзрәт Бикбаевның килүе көтелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев