Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Мәктәпкә бергәләп җыенабыз!

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә кабат старт бирелде.

Яңа уку елы башланыр алдыннан ел саен игълан ителүче бу хәйрия акциясенә кайбычлылар ел да актив кушыла. Оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, бу акциянең мөһимлегенә басым ясап, аны быел да югары дәрәҗәдә оештыру бурычын куйды. «Безнең ярдәмгә мохтаҗ бер генә бала да читтә калырга тиеш түгел. Гаиләләренең матди мөмкинлекләре чикле булуда укучыларның гаебе юк. Аларның исемлекләрен төгәл итеп барларга кирәк. «Ник минем балама ярдәм итмәделәр?» дигән сүзләр булмасын өчен, раслаучы база булырга тиеш, ягъни гаилә керемнәре искә алынсын. 1 сентябрьдә барлык укучылар да үзләрен бәхетле хис итәрлек булсын», - диде ул. Быел да хезмәт коллективларына бер көнлек хезмәт хакын «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә күчерү тәкьдиме белән чыгачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәпкә бергәләп җыенабыз!