Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мәлки авыл җирлегендә бер сугыш ветераны да юк инде хәзер

Мәлки авылында Бөек Җиңүнең 72 еллыгын күпфункцияле үзәк янәшәсендә салынган һәйкәл янында тантаналы төстә билгеләп үттеләр. Авыл урамнарын тутырып, Мәлки төп мәктәбе укучылары, "Үлемсез полк" атлый.

Тантаналы митингны авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов башлап җибәрде һәм бирегә җыелган һәркемне бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. Аның әйтүенчә, авылда хәзерге вакытта сугышта һәлак булган ике солдатның тол калган хатыннары, 18 тыл хезмәтчәне, 62 сугыш чоры баласы яши.
Мәлкилеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь мәсьәләлре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов тәбрикләде.
Тыл хезмәтчәннәре Анфиса Коновалова, Лев Гурьянов, Александр Митачкин авыр яшьлек елларын искә төшерде. Аннан соң, митингны Мәлки мәктәбе укучылары дәвам итте. Алар һәйкәлгә веноклар салды, өлкәннәргә чәчәкләр тапшырды, концерт куйды. Шул ук көнне тантаналы митинг авыл җирлегенең Кыр Буасы, Байморза авылларында да үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәлки авыл җирлегендә бер сугыш ветераны да юк инде хәзер