Һәр һөнәр үзенчә яхшы, алар арасында сатучы аерым урын алып тора. Көндәлек кирәкле продукция һәм товарлар белән тәэмин итүдә көнкүрешебездә мөһим роль уйнаучы сату-алу, сәүдә күптәннән барлыкка килгән. Кайбер һөнәрләр әле булмаган заманнарда ук кешеләр алыш-биреш ясаган, сәүдә иткән. Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков, узган елгы эшчәнлекләренә йомгак...
Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте - республикада уңышлы эшләүче җәмгыятьләрнең берсе, биредә сәүдә күләме елдан-ел арта бара. Салават Халиков чыгышыннан күренгәнчә, узган ел 81 миллион 510 мең сумлык товар сатканнар (2016 елда - 74 миллион 107 мең сум), товар әйләнешен 110 процентка үтәгәннәр. Ул сату күләмен арттырган һәм начаррак эшләгән кибетчеләрне атады. Көндәлек кирәкле товарлар белән тәэмин итү максатында, атнага ике тапкыр кечкенә авылларга автолавка бара. Корноухово кибете сатучысы Алсу Бударина тугыз авылга хезмәт күрсәтә. Җитәкче аның зур энтузиазм белән эшләвен, алдан заказлар алып сәүдә итүен, автолавкадан елына 500 мең сумнан артык товар сатуын әйтте.
Кулланучылар җәмгыяте җитештерү белән дә шөгыльләнә. Сөт җыялар, үзләренең кибетләреннән макулатура һәм полиэтилен кабул итәләр. Макулатураны мәктәпләр һәм оешмалар да тапшыра.
- Замана таләп иткәнчә,көндәшлеккә сәләтле булырга тырышабыз. Көнкүреш техникасына, төзелеш материалларына, йорт җиһазларына алдан заявкалар кабул итәбез. Райондагы оешмаларга, балалар бакчаларына канцелярия товарлары, уенчыклар да алып кайтабыз, - диде Салават Халиков.
Сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр район тормышында да актив катнаша. Акцияләр, бәйрәмнәр вакытында спонсорлык ярдәме дә күрсәтәләр, даими рәвештә Казанда үткәрелүче ярминкәләрдә сәүдә итәләр. Узган ел Хуҗа Хәсәндәге кибеткә капиталь ремонт ясалган, яңа киштәләр урнаштырганнар. Аларны Камыллы, Турминский, Кыр Буасындагы кибетләренә дә алганнар.
Салават Халиков 2018 елга планнары зурдан булуын әйтте. Ул товар әйләнешен 85 миллионга кадәр җиткерү, Байморза һәм Федоровское авылларындагы модульле кибетләр төзелешен төгәлләү, тагын бер автолавка алып, районны тулысынча күчмә сәүдә белән тәэмин итү бурычын куйды. Ул, тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, сөт җыючы Юрий Демьяновка, бухгалтер-кассир Светлана Козловага, шофер Валерий Камышовка, сатучы Людмила Таракановага җәмгыятьнең Мактау кәгазьләре тапшырды.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кулланучылар җәмгыятенең эшчәнлеген уңай бәяләде, шул ук вакытта ирешелгәннәр белән чикләнеп калмыйча, җитештерүне тагын да арттырырга тәкъдим итте. Моның өчен кечерәк кенә икмәк пешерү яки кондитер цехы ачарга мөмкин булуын җиткерде. Альберт Илгизәровичның сатучыларга да әйтер сүзе бар иде.
- Сатучылар йөзек өстендәге каш кебек, һәрвакыт күз уңында. Шуңа күрә үз-үзегезне тотышыгыз да, киенүегез дә, сөйләшүегез дә матур булырга тиеш, - диде ул. - Сез эшләгән кибеткә көн дәвамында кем генә керми. Араларында төрле милләт һәм конфессия вәкилләре дә буладыр. Аларның барысына да хөрмәт белән каравыгызны сорыйм. Безнең районда барлык халыклар да бердәм булып яши, аларга тигез яшәү шартлары тудырыла.
Җыелышта биш кешедән торган кулланучылар җәмгыяте Советы да сайланды, аның белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин рәислек итәчәк.
"Татпотребсоюз" рәисенең җитештерү һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Фаяз Сәмигуллин, кулланучылар җәмгыятенә игътибары өчен, Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтен ирештерде, аның фикер-тәкъдимнәрен хуплады һәм аларны тормышка ашыруда ярдәм итәчәген әйтте.
Фаяз Сәмигуллин шофер Николай Горбуновка, сатучы Хәлимә Таракановага, склад мөдире Светлана Митачкинага "Татпотребсоюз"ның Мактау кәгазьләрен тапшырды. Сатучылар Алсу Бударина белән Наталия Галәтдинова район башлыгының Мактау кәгазенә лаек булды.
Ләйсән Саттарова,
автор фотосы
Нет комментариев