Мәлки авыл җирлегенә яңа машина бирелде
Республика көне уңаеннан муниципаль районнар арасындагы республика смотр-бәйгесендә җиңүчеләргә машина ачкычлары тапшырылды. Бу бәйге җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә яхшы мөнәсәбәт, аларның нәтиҗәле эшчәнлеген хуплау, уңай тәҗрибәне пропагандалау максатында үткәрелә.
"Мин һәрвакыт муниципалитетлар безнең нигезебез, безнең таянычыбыз, дип әйтәм. Шул әһәмиятле һәм җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә, – диде Рөстәм Миңнеханов муниципаль органнар вәкилләренә. – Алга таба да социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итү, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итәр дип өметләнәм. Бу яңа автомобильләр муниципаль берәмлекләр файдасына, шунда яшәүче кешеләр иминлегенә хезмәт итсен дип телим", – дип яза ТР Президенты сайты бу хакта. Быел машина Мәлки авыл җирлегенә бирелде. Аның ачкычын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җирлек башлыгы Федор Поляковка тапшырды. Узган ел бу бүләккә Надеждино, аннан алдагы елны Федоровское авыл җирлеге лаек булган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев