Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте алдынгылар сафында

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясе оешмаларының еллык эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

Отчет җыелышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге, составында Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков, баш бухгалтер Серафима Горшкова һәм машина йөртүче Юрий Демьянов булган Кайбыч делегациясе дә катнашты.
"Татпотребсоюз" идарәсе рәисе докладыннан күренгәнчә, ел дәвамында тотрыклы эшчәнлек алып барган һәм уңай күрсәткечләргә ирешкән кулланучылар җәмгыятьләре республикада күп түгел. Алар арасында Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте дә бар. Салават Халиков үз чыгышында эш тәҗрибәсе һәм киләчәккә планнары белән бүлеште. Ул нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, ә Юрий Демьянов ТР Муниципаль берәмлекләр советы Ассоциациясенең Рәхмәт хатына лаек булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев