Мәлки авылыннан 90 яшьлек Елена Макарова авылдашларын сайлауда актив катнашырга чакыра
“Тормыш шундый матур! Җәннәт бар дисәләр дә, бу якты дөньитәсе килми шул”
– Миңа әле шушы араларда гына 90 яшь тулды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, эше тыгыз, урып-җыю чоры булуга карамастан, бүләген дә җибәрде. Мине район башкарма комитетыннан Фирдүс Әхмәтов белән Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков котлап киттеләр, матур сүзләрен әйттеләр, җылы теләкләрен җиткерделәр. Юбилеем уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин җибәргән котлау хатын көн дә диярлек ку-лым алам. Үзләренең дә шатлыклы көннәре күп булсын, өлкәннәрне шатлан-дырулары үзләренә савап булып кайтсын.
8 сентябрьдә сайлаулар уза. Минем гомеремдә сайлаулар бик күп булды инде ул. Без тормышның ачысын-төчесен күп күргән буын. Иртән торуга, тәрәзәгә карыйм да, яңа, матур көн туганга шатланып туя алмыйм. Бөтен җир шарындагы халыкларга тынычлык, дуслык, туганлык, байлык, саулык теләп, кичләрен айга карыйм. Минем ише карт-карчык¬ларның бар теләге шушы сүзләргә сыйган. Сугыш елы авырлыкларын үз җилкәбездә татыган буын буларак, илебез күген беркайчан да кара болытлар кап¬ламасын иде дип телим. Җәннәт матур дисәләр дә, китәсе килми шул әле якты дөньялардан. Бу сайлаулардан соң да авылларыбызда уңай якка үзгәрешләр күп булыр дип ышанам. Безнең Мәлки авылы да әнә ничек матурланды бит. Райондашла-рым, сайлауга бәйрәмгә барган кебек барыгыз. Яшәү шундый матур бит. Гел алга, алга гына атлыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев