Мәлки кулланучылар җәмгыяте 2020 елга нәтиҗә ясады
Хәзерге заманда тормышыбызны сәүдә хезмәтеннән башка күз алдына да китерүе мөмкин түгел. Чөнки тормыш өчен кирәк булган барлык товарларны, төзелеш материалларын, азык-төлекне сәүдә нокталарыннан алабыз.
Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте пайчылар һәм авыл халкын барлык төрдәге товарлар белән тәэмин итә. Җәмгыять рәисе Салават Халиков 2020 елда башкарган эшләренә тулы анализ ясаганда шуңа басым ясап үтте.
Отчет җыелышында катнашкан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, “Татпотребсоюз” рәисе Рашат Шәймәрдәнов Мәлки кулланучылар җәмгыяте эшен уңай бәяләде.
Кайбыч икмәк пешерү комбинаты директоры Илшат Гатиятуллин да эшчәнлекләре белән таныштырды.
Мәлки авыл кулланучылар җәмгыятендә, Кайбыч икмәк пешерү комбинатында озак еллар, намуслы эшләгән хезмәткәрләргә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, “Татпотребсоюз”ның, район башлыгының, җәмгыятьнең Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев