Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мәлкидә әфганчыларны искә алдылар

Интернациональ бурычларын Әфганстан җирендә үтәгән кайбычлыларның якты истәлегенә арабыздан киткән әфганчыларның исемнәрен мәңгеләштерүгә үзләреннән зур өлеш кертә.

Узган атнаның шимбәсендә Мәлки авыл җирлегендә сугышчы-интернационалистлар яшәгән йортларга элмә такталар кую тантанасы булды. Әлеге чарада район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, әфганның кырыс мәктәбен узучылар, яшь армиячеләр, вафат булган әфганчыларның туганнары, авылдашлары катнашты. Бу көнне Мәлки авылыннан Сергей Козлов, Юрий Петров, Валерий Шпаков һәм Кыр Буасы авылыннан Владислав Арбузовның якты истәлегенә элмә такталар куелды. Әфганстанда геройларча һәлак булган Валерий Волков яшәгән йортка элмә такта узган ел куелган иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев