Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мәлкидән Бухаровлар: икесе дә алдынгы!

Кендеге белән авылга береккән кешеләр дип, Мәлки авылында яшәүче Бухаровлар гаиләсе кебекләр турында әйтәләрдер ул.

 Аларның икесе дә районыбызның авыл хуҗалыгы тармагын, аерым алганда, терлекчелекне үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертә. Гаилә башлыгы Виктор Вениаминович – “Гөбенә” агрофирмасының Мәлки бүлегендә ветеринария врачы, ясалма орлыкландыру технологы да. Тормыш иптәше Любовь Николаевна савымчы булып эшли. Күпбалалы гаилә дә әле алар: өч бала  үстерәләр.

Бухаровларның чын хезмәт кешеләре булулары турында аларның ирешкән уңышлары сөйли. Сабантуйларда, авыл хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан үткәрелгән тантаналарда бүләк алмыйча калган еллары булса да, бик сирәктер. Ә бүләкне юкка гына бирмиләр аны, моның өчен хезмәт күрсәткечләренең бик яхшы булуы кирәк. Бүләк белән бергә өйгә күпме шатлык кайта: бу хезмәттәшләр өчен дә, балалар, туганнар өчен дә зур куаныч. Узган елгы район Сабантуенда Виктор Вениаминовичка бөтен халык алдында телевизор бүләк итсәләр, быел хатыны Любаны автомат кер юуу машинасы белән бүләкләделәр. Иртә таңнан фермага ашыгучы савымчыга быел үз хуҗалыкларында узган милли бәйрәмебездә инвесторлары – “Ак барс” холдингының көмеш медален дә тапшырдылар. Әле алай гына да түгел, быел 22 ноябрьдә Татарстандагы агросәнәгать комплексының яшь хезмәтчәннәре арасында һөнәри осталык буенча үткәрелгән респуб­лика бәйгесендә икенче урынны яулап кайткан иде. Татарстан Яшьләр министр­лыгы һәм Аграр яшьләр оешмасы бергә үткәргән  әлеге бәйгедә дә бүләкләнде ул. Бу конкурста узган ел да катнашкан булган.
– Мин бит 43 ел буена савымчы булып эшләгән Галина Рябчикованың кызы. Ул исән-сау, быел 70 яшь тулды. Әтием дә терлекче иде, 65 яшендә вафат булды. Кечкенә чактан әнигә ияреп, фермага бара идем. Сигезенче классны тәмамлагач, каникул вакытында үзем җәй буе савымчы булып эшләдем. Шуңа да бу һөнәрнең  нечкәлекләре  миңа кечкенәдән таныш,– диде Любовь Николаевна.–Мәктәпне тәмамлагач, Казандагы һөнәр училищесында сөт продукциясе буенча мастер-лаборантлык­ка укыдым. Авылга кайткач, фермада учетчик булып эшләдем дә, 2005 елдан савымчы булып киттем.
Кышлату чоры – терлекчеләр өчен җитди имтихан ул. Продукция җитештерү күләмен киметмәү өчен малларны кышкы рацион буенча ашатырга кирәк. Любовь Бухарова да раздойдагы, буаз сыерларны аерым рацион белән ашатулары, барлык сыерларны да ачык һавага чыгарулары турында сөйләде.
Казандагы ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган Виктор Вениаминович былтыр ясалма орлыкландыру технологлары арасында ел саен үткәрелүче традицион бәйгедә катнашып, районда беренче урынга чыккан иде. Ул Кайбыч данын республика бәйгесендә дә яклады.
– Сезнең дә балаларыгыз, үзегез кебек, фермага киләме соң? – дип сорыйм савымчыдан.
– Юк шул, аларга өйдә дә эш җитәрлек. Өч сыер асрыйбыз, өч бозавыбыз бар, җәен бакчада да эш бетми. Балалар әнә шулай кул арасына кереп үсә. Олы улыбыз Дима – тугызынчы, Марина дүртенче класста укый. Володяга әле биш кенә яшь, – дип җавап бирде ул.
Виктор Вениаминович белән Любовь Николаевна өчен Яңа ел алды көннәре аеруча кадерле: гаилә корып, пар канатлар булып яши башлауларына 31 декабрьдә 16 ел булачак. Тату гаиләдә төп терәк –Викторның әнисе – Агния Ивановна. Әле бу көннәрдә генә 78 яшен тутырган, биш балага гомер бүләк иткән сабыр йөрәкле, кадерле ана ул. Оныкларын да үз балалары кебек яратып, назлап тәрбияли. “Баланың баласы балдан татлы”, – дип юкка гына әйтмиләр бит. Озак еллар буена мәктәптә җыештыручы, пешекче булып эшләгән, ул бүген дә балаларын сый-хөрмәттән аермый. Виктор аның төпчеге – бишенчесе. Балаларының әтисе Вениамин Федорович – сугыш чоры баласы, гомере буе Мәлки мәктәбендә балаларга аң-белем биргән, рус теленнән дә укыткан, физкультурадан да, соңрак, башлангыч класс­ларда укытып, лаеклы ялга чыккан. Инде арадан киткән укытучыны авыл халкы тырышлыгы, тормышка фәлсәфи карашы, туры сүзле, намуслы булуы өчен хөрмәт иткән. Бу сыйфаты балаларына да күчкән.
Бухаровлар кебек хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып яшәүче гаиләләр барыбызда да соклану хисләре уята.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев