Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч янгын сүндерү частенең отчет җыелышы үтте

Бүген район Советының утырышлар залында 115 нче янгын сүндерү часте хезмәт коллективының отчет җыелышы үтте.

Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, авыл җирлекләре башлыклары, янгын сүндерү деполары хезмәткәрләре катнашты. 

2024 елда башкарган эшләр буенча отчет доклады белән 115 нче янгын сүндерү часте начальнигы Дамир Ибраһимов чыгыш ясады. 

Альберт Илгизәрович халык иминлеге сагында торган өчен хезмәт коллективына олы рәхмәт сүзләрен җиткерде, югары уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә район башлыгының Мактау кәгазьләрен, рәхмәт хатларын тапшырды.

Дамир Рәшитович шулай ук, алдынгы хезмәткәрләргә Яшел Үзән янгын сүндерү-коткару часте җитәкчелегенең рәхмәт хатларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев