Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Мөрәле авылында әфганчы Сөембикә Хикмәтуллина туып-үскән йорт капкасына мемориаль элмә такта куелды

Әфганчының исеме мәңгеләштерелде.

Сугышчы-интернационалистларның Кайбыч районындагы оешмасы рәисе Фират Миңнуллин әйтеп узганча, әфган халкына үз хокукларын якларга ярдәм иткән, тынычлык урнаштыруда батырларча көрәшкән 170ләп якташыбыз арасында ике хатын-кыз да бар. Шуларның берсе — Сөембикә Галим кызы. Ул 1987- 1988 елларда үз теләге белән Әфганстанда барган сугышта катнаша. Батыр авылдашыбыз суның чисталыгын тикшерә, кыр кухнясында булыша, «Зәңгәр беретлар’» ансамбле составында бәрхет тавышы белән матур җырларын башкарып, совет солдатларының сугышчан рухын күтәрә.

Чыгыш ясаучылар — авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин, ветераннар советы рәисе Лилия Минһаҗева туган җиребезгә исән-сау әйләнеп кайткан батыр авылдашыбыз Сөембикә апаның тормышының соңгы көннәренә кадәр туган авылын өзелеп яратуын, Мөрәледәге, райондагы төрле концерт-конкурсларда актив катнашуын, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү максатыннан мәктәпкә еш килүен әйтеп үттеләр. Митингта аның туган ягына багышлап язылган шигырьләре дә яңгырады.

Әлбәттә, бу вакыйга үсеп килүче яшь буын өчен дә файдалы булды. Балалар кече Ватаныбызның тарихын, горурланырлык шәхесләрен белергә, аларга лаеклы алмаш булып үсәргә тиеш.

Лилия Минһаҗева,
Мөрәле авылының ветераннар советы рәисе

Туган авылым

Хыянәттән күңелем туңса да,
Авылымны сагынып юандым.
Язмышым кайларда йөртсә дә,
Авылымда булды уйларым.
Яшел бишегем син, Мөрәлем.
Җыр көйли күк искән җилләрең.
Кайгы, сагышка да бирешми
Сиңа булган сагыну хисләрем.
Сандугачлы җәйге иртәләрең,
Каз бәбкәле яшел чирәмең.
Балачактан таныш сукмакларың,
Чирәмеңдә яшьлек эзләрем.
Өянкеле чишмә буйларында
Таганлы, җыр-моңлы кичләрең.
Сиңа кайткач кына мин бәхетле,
Бу җырымда — бөтен хисләрем.

Сөембикә Хикмәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев