Мөрәле авылында яшәүче Әминә Шәрәфиева 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте
Әти-әнисенә бер генә кыз булган Әминә апа, ул чорның барлык балалары кебек үк, кечкенәдән авыл җирендәге бөтен эшкә өйрәнеп үсә, өйдәге барлык хезмәтне яратып башкара.
Әнисе Сания апа күмәк хуҗалыкта иртәдән кичкә кадәр булганда, йорттагы, бакчадагы эшне Әминә төгәлләп куя.
Гаиләдә ныклы хезмәт тәрбиясе алган кыз бала, мәктәпне тәмамлагач, Яшел Үзән шәһәрендәге һөнәр училищесында укып, штукатур-буяучы һөнәрен алып чыга.
Ике ел эшләп, яңадан туган авылына әйләнеп кайта һәм механизатор-тракторчы булып эшләүче авылдашы Зөфәр Шәрәфиев белән гаилә кора. Дүрт ир, бер кыз балага тормыш бүләк итәләр. Олы яшьтәге әти-әниләрен кадер- хөрмәт белән тәрбияләп, соңгы юлга озаталар. Иренең бакыйлыкка күчүенә дә тугыз ел вакыт узып киткән. Гомерен туган авылында төрле эшләрдә — кырчылыкта, балалар бакчасында, колхоз ашханәсендә пешекче булып эшләп үткәргән хезмәт ветераны Әминә апа хәзерге вакытта төп нигездә, балаларын, кияүләрен, ун оныгын даими каршы алып, озатып, тормышка шөкер итеп, язмышка рәхмәтле булып яши.
Ике йорт аша гына яшәүче олы улы Радик, килене Ләйсән — аның төп булышчылары. Әминә апа яратып, бар күңел җылысын биреп, гөлләр, чәчәкләр үстерә, помидор үсентеләре шаулап утыра. Аның кебекләр турында халыкта «Уч төбендә гөлләр үстерә,» дип әйтәләр. Әминә Шәрәфиеваны котларга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, җирлек башлыгы Ринат Зиннәтуллин, ветераннар советы рәисе Лилия Минһаҗева килде.
Аңа район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.
Киләчәктә дә Әминә апага нык саулык, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге белән, якыннарының ихтирамын- яратуын тоеп, бәрәкәтле гомер кичерүен телибез.
Лилия Минһаҗева, Мөрәле авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев