Мөрәле авылында яшәүче Гөлфия апаның күңеле тулы шәфкать нуры
Кемнәр генә юк алар арасында.
Кояш белән чыгып китеп, кыр-басуларны эшкәрткән, икмәк иккән механизаторлар, машина йөртүчеләр, агрономнар, механиклар, бер ял-бәйрәм көнсез фермада сыер савучылар, терлек караучылар, мал врачлары, чөгендер үстереп, ындыр табакларында эшләп, күмәк хуҗалык үсешенә өлеш керткән колхозчы хатыннар, аларның балаларына белем биргән укытучылар, пешерүчеләр, сәламәтлек сагында торучылар һәм башка бик күпләр... Гомерләрен туган җиргә хезмәт итүгә багышлаучыларның һәрберсе аерым хөрмәткә лаек.
Язмам шуларның берсе — Гөлфия Нәҗиева турында. Гөлфия апа 1948 елның 5 ноябрендә Мөрәле авылында дөньяга килә. Әти- әнисенең төп ярдәмчесе булган тырыш кыз кечерәк туганнарын карарга да, хуҗалыкта булышырга да өлгерә.
Сугыштан соңгы юклык тулы авыр елларны киләчәккә якты өмет алыштыра. Гөлфия атлы кызчык, туган мәктәбендә сигез ел белем алгач, укуын күрше авылдагы Федоровское урта мәктәбендә дәвам итә. Аны уңышлы тәмамлагач, Казан шәһәренә юл ала, шәфкать туташлары әзерләүче курсларда укый. Махсус белемле яшь белгеч туган ягына — Федоровское балалар бакчасына шәфкать туташы итеп билгеләнә. Соңрак аны Олы Кайбыч авылында урнашкан туберкулез диспансерына эшкә чакыралар. Ул арада чибәр кызга авылдаш егете агроном Фәргатьнең күзе төшә, озак та үтми, яшьләр гаилә кора. Гөлфия апа авылның ишле Нәҗиевлар гаиләсенә килен булып төшә һәм Федоровское участок больницасында эшли башлый. Бер- бер артлы өч кызлары дөньяга аваз сала. Каенанасы Бибисара апа белән, бер дә сүзгә килмичә, күпме гомер яши алар... Кай арада кызлары үсеп житә, мәктәпне тәмамлый, югары белем ала, гаилә кора, оныклар бүләк итә.
Гөлфия апаның хезмәт кенәгәсендә ясле шәфкать туташы, дежур медсестра, фтизиатр кебек язмалар бар. Озак еллар сәламәтлек саклау өлкәсендәге тырыш хезмәте өчен күпсанлы Мактау кәгазьләре, «Социалистик хезмәт ударнигы» билгесе белән бүләкләнеп, 2003 елның августында лаеклы ялга чыкты. Хезмәт стажы гына да 46 ел — үзе бер гомер... Урынга калган сырхау ире Фәргать абыйны сигез ел карап-тәрбияләп, соңгы юлга озатты ул. Тырышлыгы аркасында соңгы елга кадәр хуҗалыгында терлек-туар, сыер асрап, гаиләсен сөтле ризыктан аермады. Инде хәзер, атна саен кайтып торган балалары-оныкларын каршы алып, озатып калып, аларның уңышларына сөенеп, ил-көнгә тынычлык теләп, сизелми дә үтеп киткән 75 еллык гомеренә шөкер итеп яшәп ятышы Гөлфия апаның. Киләчәк тормышы да күңел тынычлыгы, тән сихәтлеге тулы тыныч, бәхетле булсын язмам героеның.
Лилия Минһаҗева,
Мөрәле
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев