Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мөрәленең тыл хезмәтчәннәренең гомер юлы сокланырлык

Мөрәле авылында яшәүче алты тыл хезмәтчәненә авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин, яшь армиячеләр белән берлектә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау хатын һәм бүләген тапшырды.

Фәүзия Каюмовага 91 яшь, ул безнең авылга Буа якларыннан килен булып төшкән. Ире Габделхак белән дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр. Фәүзия Сәйфетдинова шушы көннәрдә 93 яшь тулды. Ул бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Бүләк алучылар арасында 92 яшьлек Әминә Шаһивәлиева да бар. Ул ун яшеннән күмәк хуҗалык кырларында алабута ише чүп үләннәрен җыеп, өйдәге терлеккә дип алып кайтканда, хәтта шуны да ташларга мәҗбүр итүләрен, башак җыюларын, урман кисүләрен күз яшьләре аша искә алды. Нәкыя һәм Низам Фәттаховларның икесенә дә 91 яшь. Алтмыш елдан артык бергә гомер итәләр. Алар да кеше чыдамаслык авыр хезмәттә үткән ач-ялангач балачак хатирәләрен яңартты. Авылыбызның иң өлкән кешеләренең берсе, тиздэн 95 яшен тутырачак Дайнә Вафина янында да булдык. Тормыш арбасын тугыз яшеннән җигелеп тарта башлаган Дайнә апа, унжиде яшендә гаилә корып, сигез балага гомер бүләк иткән. Хәзер янындагы кече улы Илгиз гаиләсенең, барлык кызларының даими кайгыртуын тоеп яши.
Япь-яшь килеш сугыш­ның барлык авырлыгын, тормышның ачысын-төчесен, югалтуларны күп күрсәләр дә, киләчәккә өмет- ышанычларын югалтмаган, илгә- көнгә тынычлык- иминлек теләүче бу олы йөрәкле өлкәннәребезгә сокланмыйча мөмкин түгел.

Лилия Минһаҗева, Мөрәле авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев