Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мөрәле гармунчыларына сокланмый мөмкин түгел

Күктә ник бер болыт кисәге күренсен — чалт аяз бүген. Табигатьнең үз матурлыгы — агач яфраклары сары, кызыл, коңгырт төс алды, үләннәр әле көзгә бирешми, ямь-яшел үсеп утыралар. Авыл үзенең ихласлыгы, гадилеге белән матур. Олыгаеп барган авылның яшәү мәгънәсе — шәһәргә сибелгән балаларын, оныкларын кайгырту. Кеше язмышлары шулкадәр төрле дә һәм охшаш та.

Бер йорт тирәсеннән үтеп барганда, берәүнең гармунда уйнап җыр көйләгәнен ишеттем һәм күңелемдә фикер туды. Авылда гомер итүче һәвәскәр гармунчылар белән якыннанрак танышасы иттем. Кыюлык —киң көймә, утырсаң йөзеп китәрсең, диләрме?!
Татар халкы тарихында лаеклы урын алган җәүһәр ул гармун. Асыл ир-егетләр яуга киткәндә дә җилкәсенә гармунын салган, аны тартып кайгы-сагышын баскан. Мәхәббәт шаһиты да ул гармун, сөйгән ярларга тирән хисләрне җиткерүче дә. Гармун көйләре астында туйлар гөрләгән, кичке уеннар үткән.

Адәм баласы җирдә сабырлык белән сыналадыр. Дөньяның тоткасы — ата-ана, бала, туган нигез. Балалары төрле якта үз тормышлары белән яшиләр, үзләре дәү әни, дәү әти булдылар, онык-оныкчыкларын үстереп яталар. Бөек Ватан сугышы башланганда, Тәлгать абый Сираҗиев җиде яшьтә була. Тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә татыган буын вәкиле ул. Һәркем белән ерактан елмаеп күрешә, хәл-әхвәлен белешә, биш вакыт намазын калдырмый, мәчеткә йөри, гел хәрәкәттә. Хуҗалыгында тавык-чеби асрый, бакчасын тутырып бәрәңгесен, яшелчәсен утырта. Гөлҗимеш бакчасыннан ел да мул уңыш җыеп киптерә, кышлыкка 120 пар кычыткан бәйләме, витаминлы яфраказык хә­зерли, тирә-ягы ялт иткән.

— Кулымнан эш килгәндә, аякларым йөргәндә, балалар кайтып эшләгәнне көтеп ятаммы соң, килешмәгәнне, — дип каршы алды мине. Гади җир кешесе ул, җир сөргән, иген чәчкән, урган, суккан. 1974 елда Татар­станның атказанган ме­ханизаторы исеменә лаек була һәм «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены белән бүләкләнә. Тәлгать абый гел алдынгылар рәтендә була, фотосурәте Мактау тактасыннан төшми. Елмаеп кына сөйләгән һәр сүзе — үзе бер хикәят. Сөйләгән арада хикәятенә бәйле рәвештә сәләтен дә күрсәтергә өлгерде. «Халык җырларына әһәмият бирәм, чөнки чын халык телен, рухын безгә тик халык җырларыннан гына табып була, дип җиз телле тальянын кулына алып, «Рамай» ны уйнап, җырлап җибәрде.
Нигә гармун чиртә икән,
Күңелнең кылларына?
Кемнәр генә гашыйк түгел
Туган як моңнарына?
— 1950 елда 400 сумга тальян гармун сатып алдым, уйнарга өйрәндем. Укытучылар, авыл яшьләре тирә-як авылларга концерт белән чыга идек. Тормыш иптәшем Равия белән таныштым. Яшел Үзән районы Норлат авылы кызы Мөрәле мәктәбендә укытты. Үзем гармунда уйныйм, ул бик матур, моңлы итеп җырлый. Тамашачылар алкышлар белән кабат-кабат сәхнәгә чыгаралар иде. Авылда бер генә мәҗлестән дә калмадык, көтеп алынган, яраткан кунаклар идек без. Равиямнең генә гомере кыскарак булды, язмыш җибәргән сынау, яшәргә кирәк. Буш вакыт арасында кулыма тальянымны алам — ди, Тәлгать абый.

Авылдашым «Матур җыр;лаучы авыл», «Балкыш» конкурсларында да бик теләп катнаша. Менә шулай эшеннән тәм, тальян көйләреннән юаныч табып яши ул.
Тальян гармун — татар­ларның аерылгысыз юлдашы, халыкка иң якын уен коралы. Халкыбыз тальян гармунда 1860 елларда уйный башлый. Аның көйләнеше татар көйләрен уйнарга бик җайлы. Тальян гармун моңы гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда күңелен күтәргән, шатландырган, юаткан.

Гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның
Ишекне ачып кердеңме, бер күз ташлау белән кешенең тормышы күз алдына килеп баса. Түгәрәк өстәлнең өсте гәҗит, журнал, китаплар белән тулы. Түр яктан колакларны иркәләп таныш моң агыла.
— Күрми дә торам, бирелеп киткәнмен. Гармун сыздырырлык, кызлар кызыгырлык, безнең дә бит яшьлек бар иде, — дип елмаеп каршы алды иңеннән баянын төшерми генә, Фәгыйль абый Хәйбуллин. — Баянымнан саркып чыккан моң, җиңеләйтеп җибәрә, күңел күтәрелә, барысы да шул җырлар аша тышка ташып чыга. Клубка гармунда уйнап, урам тутырып җырлап бара идек егет чакта. Ишектән килеп керүгә чая кызлар, «гармун күтәреп йөрмәсен бию көен белмәсә» — дип, лап итеп утырталар иде урындыкка. Ару-талу онытыла иде дип искә алды ул.
Шатлыгы, сөенече, сагышы булганда, гомумән, ялгызлыктан да кулына баянын ала. «Авыл көе», «Сарман», «Мәтрүшкәләр», бию көйләрен, «Умырзая» ны яратып уйный, әтисеннән күчкән сәләт икән.

1934 елда Тула шәһәрендә гармуннар фабрикасы төзелә. Татарстанда гармун ясау 1950-1960 елларда киң колач җәя. Елдан-ел камилләшеп тора. Шул ук гармуннан баян килеп чыккан. Баян гармунны кысрыклый, чөнки аның көй башкару, уйнау мөмкинлекләре гармунныкына караганда киңрәк. Россиядә гармун бик популяр.
Яшьләр кушылып җырлый
Һәркемнең башкаларда булмаган, кабатланмас сыйфаты була шул. Бүтәннәр күрә, ишетә, тоя белмәгән моңнарны тоемлап бармак­лары гармун телләрен таба.

— Тормыш татлыдан гына тормый. Ишле гаиләдә үстем. Әфганстанда хезмәт иттем. Кабул шәһәрендә очкычларны ягулык белән тәэмин итеп тордык. Гармунда уйнарга яшьтән өйрәндем. Үзеннән-үзе бик җиңел килеп чыга иде көйләр. Энем Марс та гармунчы, — дип таныштырды үзе белән Марат Гыйбадуллин.
«Җыр тыңласам, сүзе дә, көе дә тәэсир итеп, бөтен күңелемне биләп ала һәм куллар үзеннән-үзе гармунга үрелә», — ди ул.

Төрле чорга караган халык җырлары, милли моңнар, исемен укыганда ук көе хәтергә килә, сүзләр онытылмый. Хәтер тәгәрмәчем үткән бала-чагыма тәгәрәде. Үзем дә балачактан мөкиббәнмен бу уен коралына. Кайда гына, кем кулында гына күрсәм дә, күңелемне җәлеп итә, кулыма алып тартып карыйсым, һичьюгы кагылып сыйпап үтәсем килә иде. 1969 елда әти авыл кибетеннән 55 сумга гармун сатып алды. Ул вакытта гади колхозчының айлык хезмәт хакы 25-30 сум, капка бастыру, мич чыгару — 30 сум, яңа йорт җиткереп керү — 50 сум белән бәяләнгән икән. Иң беренче уйнарга өйрәнгән көйләрем «Туган тел», «Әпипә», «Әниемә». Туган йортыбыз каршында тау битендә клуб, биек таган урнашкан, тирә-ягы иркенлек, яшеллек. Без, бала-чагалар көндез таган атынабыз, уеннар уйныйбыз, ә кич мәйданга яшьләр җыела. Әлбәттә, «Зәлидә», төрле уеннар, халык җырлары, тальян гармун тавышы таңга кадәр тынып тормый. Авылда яшьләр күп иде, ә тальян гармунда бик оста уйный, өздерә генә иде Фаил абый Галиәкбәров.

Табигать илаһи моңга күмелә, берәү дә битараф кала алмый, барысының да күңеле җилкенә, яшьләр тагын да дәртләнә, өлкәннәрдә өмет уяна. Авылның асыл егетләре урамнар буйлап, гармунга җырлап Сабантуйга сөлге, яулыклар җыя, солдат озата, аларга бала-чага иярә, яше-карты урамга чыга һәм яшьләргә кушылып җырлап җибәрүчеләр дә бар иде, бик күңелле булып хәтердә калган бу күренешләр. Күпме йөрәкләрне кавыштырган бит ул, кыңгыраулы атлар белән авылга килен төшкәндә дә иң түрдә гармунчы затлы кеше булган, чөнки алар кеше күңелен тәрбияләүчеләр. Заманалар үзгәреш кичерә, әмма гармунчыларның абруе кимеми. Авылда үскән кем генә гармун моңын искә алып, үткән яшьлеген, гармунлы авылын сагынмый икән?!
Мәдинә Салавиева, Мөрәле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев