Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Мөрәле җирлеге эшчәнлегенә уңай бәя бирелде

Районыбыз авылларында халык җыеннары дәвам итә.

Мөрәле авылы мәдәният йортында узган җыенда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, прокурор Алмаз Сөләйманов, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Министр Фәнил Әһлиуллин үз чыгышында республиканың 2023 елдагы казанышлары, төрле милләт халыкларының үзара дус-тату яшәве турында сөйләде.
Мөрәле төп мәктәбе директоры Рушания Мозаффарова уңышлары, уку, спорт алдынгылары, балаларның сәламәтлеген кайгыртулары, ашханәдә балаларның туклануы турында сөйләде.

Анда 19 укучы белем ала.

Мәктәптә уку-укыту өчен бөтен шартлар да бар. Мәктәп бакчасында да мул уңыш үстерәсез. Эшегезне башкаларга үрнәк итеп күрсәтерлек. Әмма балалар санының бик аз булуы гына күңелне борчый. Авылны саклап калу өчен һәркем үзеннән өлеш кертсә иде. Һәр гаиләдән бер малай төп йортта калып гаилә корса, балалар да булыр иде. Авыл җирлегендә дә эш халык мәнфәгатен күздә тотып оештырыла, — диде Альберт Рәхмәтуллин.

Җирлекнең 2023 елда башкарылган эшләре, 2024 елга планнары белән Ринат Зиннәтуллин таныштырды. ФАП мөдире Фәридә Сибгатова әйтүенчә, авылда пропискада 400дән артык кеше иәпләнсә дә, даими яшәүчеләре −332 кеше. Ул узган елда яңа ФАП бинасы төзүләре өчен республика, район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Участок уполномоченные Радик Фәсхетдинов әйтеп узганча, җирлектә өч җинаять эше теркәлгән. Полиция бүлегендәге вакантлы урыннар барлыгы турында да әйтеп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев