Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мөрәле зиратында өмә узган

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһ! Авыл группасыннан имамыбыз Галим Гыйбадуллинның «Зират тирәсен, өстен өмә белән җыештырып аласы иде, мөхтәрәм авылдашлар» – дигән өндәмәсен укыгач, барасы иттем.

Оештыручы да, башлап йөрүче дә кирәк шул, мин килеп җиткәндә, ир-атлар, ике төркемгә бүленеп, кызу гына эшли башлаган иде инде. Бернинди кычкырып көлү, сөйләшү юк, барысы да тыныч кына эш белән мәшгуль. Карап торышка эш тә юк кебек. Күз куркак, кул батыр, күңел биреп эшләсәң, эш карусыз шул ул. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин күңеленә тигән күренешләрне атап үтте.
– Авыл зираты биш гектар җирне биләп тора. Анда өмәне язын, көзен оештырабыз, бер генә йорттан да катнашмыйча калган кеше юк. Зиратны агач-куак баскан иде. Бик күп корыган агачларны кистек, андыйлар байтак әле. Чистарткач барысы да күренә, ачыла. Исемсез, ташлар белән генә тирәләп чыккан борынгы, ташландык каберләр бар. Аларны да матурлап куясы иде, – диде ул. – Авылның киләчәге үзебездән тора. Гаеп эзләп, сүгәргә торучылар да бар. Ә бит элек халык үз авылында тәртипне үзе булдырып торган. Зират капкасын чыккач, чүп өчен махсус билгеләнгән урын, җайланма бар. Артларыннан буяу, су савытлары, пумала, перчаткалар, чәчәк савытлары, тәмәке капларына кадәр аунап кала. Матди яктан ярдәм итеп, кул көче белән дә тырышлык күрсәткән авылдашлар бар. Илсур Зәйнуллин транспорт белән булыша, чүпне үзебез төяп полигонга озатабыз. Җирлек тормышында актив катнашып, алга таба да ярдәмләшеп эшләрбез дип ышанам.
Барыбызның да күңел түренә җәрәхәт булып утырган бүгенге вәзгыять турында да сөйләшүләр булды. Берләшеп, Ватанны саклаучы егетләргә, аларның гаиләләре, якыннарына ярдәм күрсәтергә тиешбез, бу – безнең бурычыбыз. Әлеге эштә мәчет картлары актив катнаша. Мәэзин Азат Сираҗиев, фельдшер Фәридә Сибгатова мобилизацияләнгән ике авылдашыбыз –  Нияз Халитов һәм  Айнур Зәйнуллин гаиләләренә  ярдәм җыеп тапшырды. Үзләре дә солдат хезмәте үткән авылдашларның фикерләрен дә язып үтик.
– Бердәм булсак, тагын да зуррак ярдәм күрсәтә алачакбыз. Теләге булган һәркем акча күчерә, конкрет ярдәм күрсәтә ала. Гаиләләренә, солдат ир-егетләребезгә дә җиңел түгел, ни кичергәннәрен үзләре генә беләләр. Ярдәмебез безнең тынычлык өчен көрәшкән егетләребезгә барып җитәчәгенә йөз процент ышанам, – ди Рифат Гайнуллин.
– Җылыдан салкынга күчү чорын барыбыз да авыр кичерәбез, авырып та алабыз. Җылы өйгә, кайнар ризыкка кайтып керәбез, теләгән вакытта ятып ял да итәбез. Ил белән бергә тотынсак кына, җиңеп чыгарбыз Аллаһ боерса, оештырырга гына кирәк, – диде Фирдүс Шаһивәлиев.
– Бик күпләрдән дәүләт киендерсен дигән сүзләр дә ишетәбез, әмма дәүләт авыр вакытта да безне ярдәменнән ташламый, солдатлар, аларның гаиләләре игътибар үзәгендә. Дәүләт пенсия, айлык хезмәт хакын, балаларга пособие түли, азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итә. Матур яшәр өчен барлык мөмкинлекләрен булдырып тора бит, – ди Илдар Мингазов.
– Мәҗлесләргә дә күчтәнәчсез бармыйбыз бит. Җылы йон оекбашлар турында да сүз булды. Әллә ни тыгыз эшләр дә бетте бугай, буш вакытта җылы оекбашлар бәйләп, без дә ир-егетләребезгә күчтәнәч җибәрер идек", – дип, ветераннар Советы рәисе Лилия Минһаҗева авыл халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
– Без бу акциягә бик теләп кушылдык, мобилизацияләнгән, илебез тынычлыгы өчен сакта торган барлык ир-егетләребез исән-сау балалары, гаиләләре янына, туган якларына әйләнеп кайтсыннар. Илебезгә тынычлык килсен, Аллаһ ярдәменнән ташламасын! – диде мәэзин Азат Сираҗиев, "Бәкарә" сүрәсеннән аятьләр белән дә мисаллар китереп. –  "Ярдәм янәшә" акциясен хуп­лыйм, кем ничек, нинди күләмдә ярдәм итә ала, Аллаһ ризалыгы өчен булсын, ярдәмебездән ташламыйк, дәвам итик, – ди абыстай Сания Сәлахиева.
Ике көнлек өмәдә байтак эшләр эшләнде. Күмәк көч тау күчерә, диләр бит. Галим абый мәңгелек йортыбызны җыештыруда катнашкан Әсфан Камалиев, Ринат Зиннәтуллин, Фирдүс Шаһивәлиев, Айрат Шаһивәлиев, Илдар Минһаҗев, Фәрит Биктаһиров, Рифат Гайнуллин, Илфат Фәттахов, Фаил Мозаффаров, Әсфан Мифтахов, Рафаэль Гыйләҗев, Рифкать Әмирхановка рәхмәт әйтте, Аллаһ әҗер-савапларын бирсен дип теләкләрен җиткерде.
Хәзер берәү дә мохтаҗлык кичерми. "Ярдәм янәшә" акциясе – игелекле гамәл. Яхшылык эшлә дә, суга сал, халык белмәсә, балык белер. Бердәм булыйк, һәр кылган изге гамәлләребезгә сөенеп яшик. Барыбызда да бер теләк –дөньялар имин, тыныч булсын. Амин!

Мәдинә САЛАВИЕВА,
Мөрәле авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев