Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Мөрәледә Сабан туе гөрләде

Бәйрәм тантанасын авылның аксакалы Галим хәзрәт Гыйбадуллин Коръән сурәләре белән башлап җибәрде.

Авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова халыкка җылы теләкләрен җиткерде.

Хезмәт алдынгылары — «Август-Кайбыч» җәмгыяте икътисадчысы Рәзилә Мифтахова, «Кайбычагрохимсервис» җәмгыяте автомобиль йөртүчесе Рәис Садыйковка район башлыгының Мактау кәгазен, «Август-Кайбыч» җәмгыяте механизаторы Владимир Вахтов, «Илсөяр Җәләлиева» КФХы терлекчесе Рафис Сабировка Рәхмәт хатын, акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Арчадан килгән алып баручы Радик Хәйретдинов, җырчы Зәринә Әхмәдиева, диджей Данис Нурмөхәммәтов бәйрәмне күңелле итеп алып барды.

Мәйданда халык уеннары — чүлмәк вату, уенчыклар кисү, авыш колгага менү, капчык сугышы, көянтә-чиләк белән су ташу, аркан тартышу, өч кеше бергә чаңгыда йөрү, катыктан акча эзләү, капчык киеп йөгерү, ирләр һәм хатын-кызлар арасында кул көрәштерү, гер күтәрү, милли көрәш кебек ярышлар үтте.

Балалар арасында Рузилә Зиннәтуллина иң береенче булып ватты. Ир-егетләр арасында кул көрәштерүдә Абдуллаев җиңүгә иреште. Булат Вахитов — икенче, Наил Тимершин — өченче урында. Хатын-кызлар арасында да нык беләкле ханымнар шактый иде. Шулай да Альбина Әхмәтовага тиңнәр булмады. Равилә Әхмәтова белән Эльвира Сибгатова икенче-өченче урыннарны бүлеште.

Мөрәле Сабан туеның географиясе елдан-ел киңрәк колач ала бара. Биредә милли көрәштә катнашучылар арасында Мөрәле егетләре генә түгел, Кече Мәмедән, Яшел Үзән районының Танай авылыннан, Апасның Карамасар, Азбаба авылларыннан да бил алышучы егетләр шактый иде.
Унике яшькә кадәрге малайлар арасында Кече Мәме егетләре мәйдан тотты: Николай Фомин җиңүче, Евгений Фомин — икенче, Мөрәледән Радмир Шәфыйков — өченче урында.

Үсмерләр арасында Танайдан Айзат Шәймәрдәнов җиңү яулады. Карамасардан Камил Зыятдинов — икенче, Кече Мәмедән Максим Фомин — өченче урында.
Ир-егетләр арасында Мөрәле кияве — Рафис Фазылов бишенче ел рәттән Мөрәле Сабан туеның баш батыры булып калды. Танайдан Айзат Шәймәрдәнов — икенче, Азбабадан Рәсим Әхмәтҗанов — өченче урында. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны яулаучыларга бүләкләрне Ринат Зиннәтуллин тапшырды.

Бәйрәмдә халык рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте, оештыручыларга олы рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев