Морат авылы кызы Вероника Салатова Россия чемпионы булды
Көньяк Сахалинда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VI милли чемпионатының финалы тәмамланды. Медальләр исәбе буенча Мәскәү, Татарстан һәм Мәскәү өлкәсе җиңү яулады. Әлеге чемпионатта «Визуаль мерчендайзинг» компетенциясе буенча якташыбыз, Морат авылыннан Вероника Салатова чемпион булды.
«Яшь профессионаллар» чемпионатында илебез данын Россия Федерациясенең 85 субъектыннан 700дән артык талантлы яшь белгеч яклады. Ярышлар 63 компетенция буенча узды. Татарстан җыелма командасында 58 кеше катнашты, алар арасында безнең Вероника да бар. Дүрт көн буе дәвам иткән чемпионат иң яхшыларын ачыкларга ярдәм итә. Шуңа күрә ярышлар киеренке узган. Вероника Салатова ярышкан «Визуаль мерчендайзер» компетенциясендә аннан тыш тагын дүрт катнашучы – Новокузнецк, Мәскәү, Екатеринбург һәм Самара вәкилләре була. Көндәшләр саны аз, алар көчле.
Нәрсә соң ул «Визуаль мерчендайзер»? Ул – кибет витриналарын, киштәләрне сатып алучыга уңайлы булсын өчен матурлап бизәү. Килешәсездер, өйдә хәтта гадәти төшке аш вакытында да өстәлдәге савыт-сабаны матур итеп тезәсе килә. Ә сатып алучыны җәлеп итү өчен тырышырга гына түгел, профессионал булырга кирәк. Мондый сәләт Вероникага да бирелгән, ул Казан шәһәрендә мерчендайзер булып эшли.
Кызның чемпионатта катнашуы турындагы хәбәрне безгә беренчеләрдән булып Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева җиткерде: «Якташыбыз «Яшь профессионаллар» чемпионатында Татарстан данын яклый. Бу хакта яраткан газетабызда языгыз әле». Көньяк Сахалиндагы вакыйгалар агышын Екатерина Васильевна гына түгел, авыл җирлегендә яшәүчеләрнең күбесе күзәтә. Ә өч көннән соң телефоныма тагын бер хәбәр килеп төште: «Безнең Вероника беренче урынны яулаган!»
Барысыннан да бигрәк, 19 яшьлек Вероника өчен Морат авылындагы гаиләсе җан аткан.
– Кызым кечкенәдән рәсем ясарга һәм дизайн белән шөгыльләнергә яратты. Аның техникумда укыган чагында Казанда үткән WorldSkills чемпионатында катнашканы бар иде инде. Ләкин анда призлы урыннарны яуламады. Соңрак, Чиләбедә чыгыш ясап, беренче урынга лаек булды, – диде әнисе Марина Иосифовна.
Якташыбыз тренеры Вероника Сафина кул астында чемпионатка ныклап әзерләнгән. Республика җыелмасына эләгү өчен күп көч куйган. Аңа уңыш озак вакытка сузылган күнегүләр, экспериментлар, теоретик белемнәрне үзләштерү бәрабәренә бирелә.
Вероника көн саен өйдәгеләр белән элемтәдә тора, әти-әнисе, өч энесе аннан түземсезлек белән хәбәрләр көтә. Марина Иосифовна әйтүенчә, Вероника һәрвакыт аларга бүләк алып кайткан. Мәктәптә укыганда ук стена газетасы чыгара, рәсемнәрне әнисе кебек матур ясый. Җырларга, шигырьләр язарга ярата.
Әлеге кителгән мавыгуларыннан тыш, Вероникага яңа титул өстәлде. Хәзер ул «Яшь профессионаллар» VI милли чемпионаты чемпионы.
Татарстан командасы утырган самолет туган җиргә төшүгә үк, Вероника Салатова белән элемтәгә кереп, хис-кичерешләре белән кызыксындык.
– Җиңү җиңел генә бирелмәде, чөнки авырыбрак киттем. Ләкин тренерым ышаныч өстәде, ул мине ныклап әзерләде. Вероника Геннадьевнаның да, үзебезнең җыелма командадагыларның да ярдәмен тойдым. Шуңа күрә алга куелган максатыма таба кыю атладым, – диде кыз.
Верониканың зур җиңүенә без дә шатланабыз, барлык уй-хыялларын тормышка ашыруда уңышлар телибез.
Яшь мерчендайзерга яңа идеяләр эзләп табу өчен кайвакыт сәгатьләр генә түгел, көннәр кирәк була. Якташыбыз үзе сайлаган юлдан ышанычлы адымнар белән атлый. Ә үз һөнәренең остасы булуын Россия чемпионы медале белән тагын бер кат дәлилләде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев