Мордовия Республикасының Ләмбрә районы башлыгы Шамил Давыдов Сабантуе бәйрәме уңаеннан Кайбыч халкына котлау хаты җибәрде:
"Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне Мордовия, Ләмбрә районы халкы исеменнән чын күңелдән татар халкының иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе - Сабантуе белән кайнар котлыйм. Ерак гасырлардан ук халкыбызга мирас булып килүче бу бәйрәм елдан-ел асыл төсмерләргә байый, ул төрле милләт вәкилләренең уртак бәйрәменә әйләнде. Милли бәйрәмдә игенчеләрне хөрмәтлибез, спорт ярышлары, халык уеннары уза. Без сезнең уңышларыгызга, югары хезмәт күрсәткечләрегезгә шатланыбыз. Кайбыч белән Ләмбрә арасындагы мәдәни, милли, социаль-икътисади багланышлар алга таба да дәвам итәр дип ышанабыз. Ләмбрә Сабантуенда кайбычлыларның эшкә уңган, җыр-биюгә оста, ачык йөзле булуларын күрдек. Күпмилләтле Мордовия халкы исеменнән сезгә тирән рәхмәтемне белдерәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, уңышлар, яхшы кәеф телим. "
Нет комментариев