Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Морза Бәрлебашындагы фермер яңа ферма ачты

Дәүләт программалары нигезендә үз эшләрен башлап җибәрүчеләр – эш тәмен белүче тырыш кешеләр алар. Морза Бәрлебашы авылында сөтчелек тармагы юнәлешендә эш башлаган крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Гөлшат Сәлахетдинова да шундыйларның берсе.Тормыш иптәше Фәнил белән хезмәттән тәм ямь табып яшиләр, башкаларга үрнәк күрсәтәләр.

– Без эшебезне авылдагы иске фермадан башлап җибәрдек. Аны яхшы итеп ремонтлап, атларыбызны шунда асрый башладык. Арендага 30 гектар мәйданда җир алдык. Беренче елны арпа үстердек, быел күпьеллык үлән чәчәбез, – диде Гөлшат Сәлахәтдинова. – Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин эшчәнлегебез белән даими кызыксынып тора. Ул хөкүмәтнең фермерларга ярдәм итү программаларыннан актив файдаланырга киңәш итә.
Алар эшне яңа ферма төзүдән башлый.  “Үз эшен башлап җибәрүче фермер” программасы нигезендә 2019 елда 3 миллион сум күләмендә грант оталар. Шул акчага узган елның августында төзелеш башлана һәм ул быел февральдә тәмамлана. Заманча тө-зелеш материалларыннан төзелгән фермага су, ут кертелгән, сөтүткәргечләр, малларга су эчү, тирес чыгару җайланмалары, өч тонна сөт сыешлы суыткыч урнаштырганнар. Атларын сатып, әле март ахырларында гына Пермь өлкәсеннән голштин токымлы 50 баш буаз тана алып кайтканнар.
– Бу таналар май аенда бозауларга тиеш. Шул вакытка бер са-вымчыны эшкә алырга исәплибез. Әлегә барлык эшләрне тормыш иптәшем Фәнил, улыбыз Айнур белән бергә үзебез башкарабыз. Сөтчелек – һәр көнне табыш китерүче тармак. Сөткә ихтыяҗ беркайчан да бетмәячәк. Шуңа да бу эшкә тотылган чыгымнар киләчәктә үзен аклар дип ышанам, – диде Гөлшат Сәлахетдинова.
Терлек асрагач, аларга азык тарату, тирес түгү, җир эшкәртү өчен техникасы да кирәк.
– Хуҗалыгыбызда “МТЗ- 82” тракторы, аңа тагылган “КУН- 10” төягече, печән ургычларыбыз, печәнне рулонга төрү, азык тарату, башка авыл хуҗалыгы машиналарыбыз бар. Терлекчелектән мул продукция алу өчен ныклы азык базасы булдыру зарур. Шуңа да җир мәйданнарын арттырасы иде. Бу безгә бөртекле культуралар чәчеп, фураж мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әлегә уз-ган ел чәчкән арпаны тарттырып ашатабыз, – дип әңгәмәгә кушылды гаилә башлыгы Фәнил.
Сәлахетдиновлар – күпбалалы гаилә дә әле. Төп ярдәмчеләре – олы уллары Айнур быел 11 классны тәмамлый, исәбе – ветерина-рия врачы булу. Икенче уллары Айназ 9 классны тәмамлый, төпчекләре Айгөлгә әле алты гына яшь.
Без Сәлахетдиновларның крестьян-фермер хуҗалыгында булган-да,  монда район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Кама-летдинов та килде. Алар  эш барышы белән танышты, планнары белән кызыксынды.
– Эшебез үз җаена бара. Таналар бозаулый башлагач, бозауларны моңа кадәр  атлар  асраган бинага күчерәбез. Әлегә терлек азыгы җитәрлек. Без ферманы 130 баш мөгезле эре терлеккә исәпләп төзедек. Киләчәктә савым сыерларының баш санын тагын 50 башка арттырырга уйлыйбыз, – дип планнары белән ур-таклашты крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе.
Сәлахетдиновлар гаиләсенә киләчәктә хыялларының тормышка ашуын, эшләрендә уңышлар юлдаш булуын теләп калабыз.
Терлек асрау – әби-бабалардан килгән һөнәр.  Шуңа да авылларда маллар  саны арта гына барсын иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев