Мошенниклар оста эш итә
Мошенниклардан шалтыратулар районның һәр икенче кешесенә диярлек килә.
Явыз ниятлеләрнең корбаннары өлкән яшьтәгеләр генә була дип уйлау дөрес түгел. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре әйтүенчә, җинаятьчеләрнең тозагына һәркем эләгә ала. Хәзерге заманда элемтә чаралары бик тиз үсеш ала. Алар безнең тормышны уңайлырак итә, күп кенә хезмәтләрне җиңеләйтә. Шул ук вакытта замана технологияләреннән явыз нияттән файдаланучылар да бар шул. Мошенниклар заманадан калышмый, «эшчәнлекләрен» камилләштерә бара һәм бөтендөнья интернет челтәрен, мобиль элемтәне үз максатларында рәхәтләнеп кулланалар.
Иң популяр алдау
схемалары
Телефон шалтырый. Элемтәнең икенче ягындагы әңгәмәдәш үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра һәм "Мошенниклар сезнең акчагызны урламакчы була, без счетларыгызны яптык. Сезгә банкка барырга һәм бөтен акчагызны бүтән счетка күчерергә кирәк", – дип ышандырырга тырыша. Март аенда Кайбыч районы кешесе шул рәвешле сигез миллион сум акчасыннан колак каккан.
Тагын бер киң таралган алдау ысулы – "Туганыгыз бәлагә юлыкты, проблеманы уңышлы хәл итү өчен акча күчерегез!" Күп очракта алданучы сөйләшү барышында туганының исемен үзе үк әйтеп бирә. Үзен хезмәткәр дип таныштырган мошенник трубканы башка кешегә тапшыра ала. Ул кеше үзен туганы дип таныштыра һәм әйткәннәрен раслый, тик озак сөйләшергә бирмиләр. Әгәр бу этапта кешенең фикерен чуалтырга өлгерсәләр һәм ул ышана башласа, аңа ниндидер сумма акча түләргә тәкъдим итәләр. Әгәр андый сумма юк икән, "Сездә ничә сум бар соң?" дигән сорауны бирәләр. Нәтиҗәдә, мошенник, күпме акча бар, шуңа ризалаша.
"Мине алдап, акча эшли алмассыз!"
Банк картасы мәгълүматлары ярдәмендә счеттагы бөтен суммадан берьюлы колак кагарга мөмкин. Мәсәлән, картагызны яптык дип, "банк хезмәткәре"ннән шалтырату яки СМС хәбәр килә. Шул ук вакытта аңа кирәкмәгән мәгълүмат та керә. Сөйләшү барышында корбан мошенникларга кирәкле мәгълүматны үзе үк әйтеп бирә яки банкомат янында эш итә.
Быел апрель аенда Олы Кайбыч авылында яшәүче 84 яшьлек хатын-кызга билгесез ир-ат шалтыраткан һәм үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган. Олы яшьтә булуына карамастан, ул мошенникка каршы тора ала: "Мине алдап акча эшли алмассыз! Бүтән шалтыратмагыз!" – ди һәм трубканы куя.
Сатып алу-сату сайтлары
Машина сатып алу схемасын карыйк. Кирәкле рекламаны табасыз, анда кулай бәядән сез хыялланган машина табыла. Аны-моны уйлап тормыйча, телефон номерын җыясыз. Машинаны ашыгыч рәвештә сатарга кирәклеген, шуңа күрә бәясенең түбән, аны алырга теләүчеләрнең күп булуын хәбәр итәләр. Сезгә, ниятегезнең җитдилеген раслау өчен, алдан түләргә тәкъдим итәләр. Акча күчерү өчен телефон номерын да әйтәләр. Безнең районда яшәүче яшь кыз шулай итеп "Вконтакте"дагы "Казан-Кайбыч-Комсомол-Шыгырдан юлдашлары" төркемендәге номерга шалтыратып, машинада үзенә урын алып куймакчы була. Билгесез ир-ат аннан бронь өчен түләү сорый. Түләгәннән соң, кыз картада булган барлык акчасыннан колак кага. Яңадан шул номерга шалтыратып карый, ләкин телефон "недоступен" була.
Зыян күрүчеләр еш кына, кирәкле мәгълүматны әйтеп, явыз ниятле кешеләргә үзләре үк ярдәм итә. Мондый эшләрнең катлаулылыгы шунда ки, кырыгалдарны табып булмау сәбәпле, җинаять ачылмый. Барлык банкларда да акча күчү тиз генә булмый. Әгәр күчерү банк системасында өзеклек булган вакытка туры килсә, кайвакыт акчаның бер өлешен, сирәгрәк бөтен сумманы кире кайтарырга мөмкин.
Югарыда санап үтелгән очракларның барысы да тормыштан алынган мисаллар. Мошенниклар бик оста эш итә һәм аларның максаты бер: карта мәгълүматларын белү.
Социаль челтәрләрдәге аккаунтлар – күзәтү астында
Кәрәзле телефоннардан тыш, һөҗүм итүчеләр сезнең дусларыгызның һәм танышларыгызның социаль челтәрләрдәге "җимерелгән" (взломанный) аккаунтларын куллана ала. Максат – акча күчертү.
Хөрмәтле кайбычлылар! Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге гади генә кагыйдәләрне үтәү сезгә үзегезне һәм якыннарыгызны сакларга ярдәм итәчәк, дип искәртә. Әгәр дә сезгә шалтыратсалар яки сезнең турында берәр нәрсә белгән таныш булмаган кешеләрдән хәбәр килсә, сак булыгыз, аларның мошенниклар булуы ихтимал.
Һәр кешене сагайтырга тиешле очраклар:
– сезнең туганыгыз яки танышыгыз авариягә, төрмәгә, сырхауханәгә эләккән, һәм хәзер аның өчен залог, штраф, ришвәт түләргә, гомумән, аны бәладән йолып алырга кирәк, дип шалтыраталар. Ышанмагыз, бу – мошенниклар!
– телефонга билгесез номердан шалтырату яки хәбәр килә, балаларга ярдәм итү яки җиңгән дип саналган бүләк алу өчен счетка акча күчерүне сорыйлар. Бу – алдау!
– СМС аша сезгә акча яки әйбер отуыгыз турында әйтәләр һәм, аны алу өчен, хәбәр җибәрергә яки күрсәтелгән номер буенча шалтыратырга тәкъдим итәләр. Моны эшли күрмәгез! Бу да – мошенниклык.
– чит кеше үзен социаль хезмәткәр дип таныштыра һәм пенсиягә өстәмә түләү, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне яңадан исәпләү, ветераннарга премияләр, "пенсионерлар өчен генә" акчаны ашыгыч рәвештә өйдә алыштыру мөмкинлеге турында хәбәр итә. Никадәр ягымлы итеп сөйләшсә ләр дә, ышанмагыз, ул да – мошенник!
– чит кеше үзен полиция хезмәткәре дип таныштыра, сезнең акча күчерүегез буенча тикшерү үткәрелүен хәбәр итә һәм банкка мөрәҗәгать итәргә куша. Бу – алдау! Уяу, тыныч булыгыз, куркытудан һәм янаулардан курыкмагыз! Туганнарыгыз белән элемтәгә керегез.
Кайбычның полиция бүлеге кисәтә: беркайчан да банк карталары мәгълүматларын чит кешеләргә хәбәр итмәгез! Тәҗрибә күрсәткәнчә, явыз ниятле кешеләр, банктагы исәп-хисап счетының реквизитларын алу максаты белән үзләрен төрле товарларны намуслы сатып алучылар итеп күрсәтә.
Акчагызны саклап калу өчен, гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
– теләсә нинди товарны сатып алганда яки сатканда, хезмәтләр өчен түләгәндә, банк картасының яшерен мәгълүматларын беркемгә дә әйтмәгез: картаның PIN-кодын һәм CVV2-кодын (картаның арткы ягындагы саннарны), шулай ук аның гамәлдә булу вакытын һәм шәхси мәгълүматларын хәбәр итмәгез. Сезгә акча күчерү өчен картаның алгы ягында күрсәтелгән 16 урынлы номер да җитә.
– банк картасы белән эш иткәндә, таныш булмаган кешеләрнең күрсәтмәләрен үтәмәгез.
– өлкән яшьтәге туганнарыгызга аңлатыгыз, аларга чит һәм таныш булмаган кешеләргә яшерен мәгълүматларны сөйләргә ярамаганлыгын әйтегез. Алдан һәрвакыт сезнең белән киңәшләшергә кирәклегенә төшендерегез.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча дежур часте телефоннары: 02, 102, 8-843-29-12-926.
Гөлнара Гыймадиева, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы,
полиция майоры
000000000000000000000000000000000000000000
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев