Мошенникларга алдануы җиңел
Иван Крылов язган мәсәлнең юлларын бераз үзгәртеп: «Алдакчыларның фантазиясе бетмәс-төкәнмәс дип, дөньяга ничә тапкыр хәбәр тараттылар, әмма барыбер бер файдасы да юк», – диясем килә.
Хокук саклау органнарында эшләүчеләр гражданнарны мошенниклар турында газета, журналлар, радио, телевидение аша әледән-әле кисәтеп торсалар да, кырыгалдарлар тозагына эләгүчеләр саны бер дә кимеми. Соңгы елларда алар аеруча активлашып китте, халыкны алдауның яңадан-яңа ысулларын табалар. Максатлары — хәйләләү, алдау юлы белән мөмкин кадәр кешенең акчасын үзләренә тартып алу. Мин үзем дә чак кына алар тозагына эләкмичә калдым, сизгерлегем ярдәм итте.
Бу хәл узган елның җәендә булды. Кояш баер алдыннан бакчама чыктым. Кинәт кесәмдәге телефоным шалтырады, номеры таныш түгел. "Хәерле кич, сезне "Саклык банкы"ның куркынычсызлык хезмәте борчый. Телефоныгыздагы шәхси кабинетыгыз аша банктагы исәп-хисап счетыгызга кермәкче булалар. Бу процедураны сез үзегез башкардыгызмы?" Әлеге сүзләрне ишетүгә, аптырап калмадым, тиз-тиз генә җавап бирдем. «Минем бу банкта акчам юк диярлек, булса, иске саклык кенәгәсендә калган сигез сум тирәсе акчам бардыр». «Калган акчагыз кайсы банкта соң?— дигән сорау яңгырады. „Ак Барс“ банкта», дип җавап бирүемә, "Саклык банкы«ның куркынычсызлык хезмәте вәкиле мине секунд эчендә үзем әйткән банкның куркынычсызлык хезмәтенә «күчерүе» турында әйтте. Шул вакыт күзалдыма бик яхшы итеп җиһазландырылган банк килеп басты. Анда минем счетларда акча булырга мөмкин булган барлык банкларның да вәкилләре дә җыелган икән. Кем генә юк анда?! «Саклык банкы» да, «Ак Барс», «ВТБ», «Тинькофф» һәм мин беркайчан да ишетмәгән башка банклардан да килгәннәр. Барысы да диярлек бер үк сүзне кабатлый: «Сезнең акчагыз башка счетка күчерелмәсен өчен, карта номерыгызны һәм аның арткы ягындагы соңгы өч санын тиз генә безгә язып җибәрегез. Юк, бу мошенниклар түгел, чөнки без сезнең карта мәгълүматларыгызны язып тормыйбыз, ә роботны тоташтырачакбыз. Без берни дә ишетмәячәкбез». Мин бер дә аптырап тормадым. «Роботка бер ышанычым да юк, иртәгә банкка үзем барам. Кирәк дип тапсалар, бөтен саннарны да язып бирермен», — дидем. Сизеп торам, җавабым канәгатьләндермәде. Кабат мине үгетли башладылар. «Юк, сез дөрес уйламыйсыз. Бу бик ашыгыч, төн эчендә бөтен акчагызны югалтырга мөмкинсез». Алга таба ни сөйләгәннәрен тыңлап бетермичә, тыныч йокы, эшләрендә уңышлар теләп, трубканы куйдым. Мошенниклар белән аралашуымны аңласам да, икенче көнне шулай да банкка шалтыраттым һәм «банкларның куркынычсызлык хезмәткәрләре» белән төнге сөйләшүнең барлык нечкәлекләре турында сөйләп бирдем.
— Сүз дә юк, сез мошенниклар кулына эләгә язгансыз, — дигән җавап ишеттем.— Беренчедән, банклардагы куркынычсызлык хезмәткәрләре бервакытта да клиентларга шалтыратмый. Җитмәсә, эш сәгатеннән соң. Өченчедән, нинди робот, сезнең карта мәгълүматларын яздыру өчен нинди программа?! Моның булуы мөмкин түгел. Һичшиксез, болар кеше акчасына баерга теләүче куркыныч бәндәләр.
Казанда яшәүче сеңлем белән дә шундыйрак хәл булды. Кышкы салкын кич, бөтен гаилә бергә җыелган. Кичке аштан соң һәркайсы үз эше белән мәшгуль. Сеңлем белән кәрәзле телефоннан сөйләшкәндә, икенче телефоны шалтырый башлады. Ул, безнең сөйләшүне өзмичә генә, аңа җавап бирде. «Алло» дип әйтергә дә өлгермәде, үксеп елаган тавыш ишетелә башлады: «Әнием, бу мин, синең кызың! Көчле юл һәлакәтенә юлыктым. Миңа тиз арада акча кирәк, шушы номерга күчер, яме! Әни, зинһар ярдәм ит!» Сеңлем минем белән дә параллель сөйләшә: «Тукта әле, миңа мошенниклар шалтырата, ахрысы». Теге телефонда безнең сөйләшүгә колак салдылар, кычкырган һәм елаган тавышлар тынды. Алар белән яңадан сөйләшә башлагач, антракттан соң бер актерның спектакле дәвам итте. «Әнием, ярдәм ит!» Шулкадәр ышандырылык итеп сөйли. Яшь кызның ялварып кычкыруы йөрәккә тия. Ләкин сеңелем югалып калмады. Аның куркырлыгы юк, чөнки өч малае бар, кызы үзе янында өйдә булган.
Мошенниклар моның белән генә туктамаган. Бер атна чамасы вакыт узгач, хәлен белү өчен кабат сеңлемнең телефон номерын җыйдым. Бу юлы өйдәге телефонына шалтыраттым. Сөйләшә башлауга ук кәефе юклыгын сизеп алдым. «Ни булды», — дим. "Ышанасыңмы, юкмы, әле яңа гына мошенниклар шалтыратты. "Әни, бу улың Максим. Авариягә очрадым, күз алдымда бер кеше һәлак булды«,— диде. «Максимның әнисе», ягъни сеңелем: " Улым, син кайсы төрмәдә утырасың?" — дип сораган. «Әлегә утырмыйм, ләкин син миңа ярдәм итмәсәң, мине утыртачаклар, әни», — дип җавап бирә «улы». «Кызганычка каршы, берни белән дә ярдәм итә алмыйм, Максим. Минем улым юк, өч кыз үстерәм». Уңышлар сиңа«, — дип алдап җавап бирә «әни». Менә шулай итеп сеңлемнең яңа балалары барлыкка килде: кызы һәм улы. Әмма тарих моның белән генә тәмамланмады. Өченче эпизод та бар иде әле. Бу юлы кызының авыр хәлдә сырхауханәдә ятуы турында хәбәр итәләр.
Телефон аша алданырга мөмкин булуы турында хәзер бик күпләр белә. Әмма мошенниклар барыбер вакытны бушка уздырмый. Алданучылар, булган акчаларыннан колак салучылар күп. Халыкны алдау өчен әллә нинди схемалар, яңа технологияләр уйлап табалар. Сезгә шикле кешеләр шалтыратса, аларны тыңламагыз. Акча сорасалар, туганнарыгыз белән элемтәгә керегез, исән-сау булуларына инаныгыз.
Гөлнара Нурмөхәммәтова, Олы Кайбыч
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев