Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Мәрхәмәт” депутат хатын-кызлар берләшмәсе Федоровскоедагы гаиләгә планшет бүләк иткән

Республикада “Мәрхәмәт – Милосерде” берләшмәсе инициативасы белән 1 июньдә старт алган “Игелек эшлә” хәйриячелек акциясе дәвам итә.

Бу берләшмә үз эшчәнлеген 2009 елдан алып бара. Хатын-кыз депутатлар үз эшчәнлекләрендә аналар һәм балалар, гаилә һәм никах институтларын социаль яклау мәсьәләләренә аеруча игътибар бирә.
“Мәрхәмәт” ярдәме белән Федоровское авылында яшәүче Анна Мусиенко гаиләсе дә планшетлы булды. Күп балалы анага гаджетны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова тапшырды. Район картлар йортында няня булып эшләүче Анна Артуровна җиде бала тәрбияли.
Хәйриячелек акциясе берничә этапта үткәрелә. Беренче этап кысаларында гаджетларны биш һәм аннан артыграк бала тәрбияләүче медицина хезмәткәрләре гаиләләренә тапшырдылар. Проектны тормышка ашыруның икенче этабында бу планшетлар үз гаиләләренә тәрбиягә балалар алган социаль хезмәткәрләргә бирелде. Өченче этапта планшетларны мәктәп яшендәге, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче педагогларга тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев