Мөрәле авылы үзешчәннәре район мәдәният йортында спектакль куйды
Мөрәленең "Яшь йөрәкләр" театр коллективы Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында Данил Салиховның "Пуля" спектаклен куйды. Алар чыгыш ясаганчы Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Инзилә Вәлиуллина Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасыннан Сәрвәр монологын тәкъдим итте. Театр коллективы авылым сәхнәсендә яраткан тамашачысын булдырды инде, әледән-әле үзенчәлекле чыгышлары белән куандыра алар. Күңелле...
Спектакльдәге вакыйгалар хәзерге заман бае, төп герой - Әслах Әсхәтов (Альберт Билалиев) янында кайный. Көннәрнең берсендә рәхәт тормышта яшәүче Әслахка хат килеп төшә. "Хөрмәтле Әслах Әслаховичка" дигән хатка пуля салынган. Менә моннан соң байның тынычлыгы кача, күңеленә шом керә. Ул һәр кешедән, хәтта хатыны Зәйтүнә (Сөмбелә Гыйниятуллина) һәм өй җыештыручы хатыннан (Венера Фруэнтова) шикләнә. Үз тормышы өчен кайгырып, ул тора-бара акылдан шаша башлый. Комедия төп геройның сырхауханәгә озатылуы белән тәмамлана.
Артистларның шулкадәр оста, чын күңелдән уйнауларын тамашачыларның туктаусыз алкышлары дәлилли. Бүтән катнашучылар Гүзәлия Гыйбадуллина -ана роле, Гөлнара Тимершина - Зәйтүнә Җәмиловна, Сария Фаттахова һәм Сәвия Әхмәтҗанова да - медицина хезмәткәрләре үз талантларын тамашачыга ачып күрсәтә алды.
-Сокланып, үз итеп карадым сезгә. Безне күпмедер мизгелдә ял иттерүегез өчен район халкы һәм шәхсән үз исемемнән сезгә зур рәхмәтемне җиткерәм! Коллективка иҗади уңышлар телим, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин спектакль тәмамлангач.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев