Фән һәм техника үсеше алга киткән заманда кайбер һөнәрләр искерә, үз кыйммәтен югалта бара. Бүген атларга каеш, сбруя әйберләре ясаучылар да сирәктер ул. Чөнки бу кәсеп үзенең әһәмиятен җуя. Әле ун еллар элек кенә ихтыяҗ зур булган һөнәрләрнең берсе иде ул.
Мөрәле авылыннан Гаделхак абый Миңнуллин - сбруя ясау остасы, бу һөнәрне ул инде күптән үзләштергән. Унбиш яшеннән үк үзе атлар җигә башлаган, алтмыш биш яшенә кадәр колхозда эшләгән ул. Әлеге кәсеп белән шөгыльләнүгә ничек керешкән икән соң ул? Кем өйрәткән? Җавабы гади: ул чорда колхозларда атлар күп булган. Бер колхозда гына да аларның саны ике йөздән артып киткән. Болыннарда ат көтүе йөргән, ат караучылар да, сбруй ясаучылар да булган. Яхшы йөгәне, камыты, сбруясы булган ат белән бөтен эшне дә җиренә җиткереп башкарырга була! Гаделхак абый, сбруй ясау осталарын карап торып, бу кәсепне акрынлап үзенеке иткән. Аны гомерлек һөнәренә әйләндергән. Осталыгы артканнан арта барган авылдашым йомыш белән килүчеләрнең берсен дә кире борып җибәрмәгән.Камытларын яңарткан, кирәк булса, чана-арбалар да ясап биргән.
Сугыш чоры баласы ул. Бөек Ватан сугышы еллары аның йөрәгендә мәңгелеккә уелып калган.
- Бөек Ватан сугышы башланганда мин кечкенә малай идем әле. Каршы як күршебездәге Әминә апада вакытлыча немецлар яшәде. Әсирлеккә төшкән бу немецлар безнең авылдан җиде чакрым ераклыкта урнашкан Колаңгыда тимер юл салдылар. Эшкә һәр көнне җәяү баралар иде, ә мин санап калам, хәзер дә истә - унау. Бу шинельле солдатлар кышкы салкыннарда бик туңып кайталар иде. Эшләрен тәмамлагач, аларны Казан-Ульяновск тимер юлын төзергә җибәрделәр, - диде ул.
1951-1954 елларда Лаеш, Тәтеш районнарына урман кисәргә киткән Кайбыч егетләре арасында Гаделхак абый да булган.
- Лаешка, атка атланып, йөзгә якын кеше китүебез хәтердә. Япанчы (Мишә Тамагы) авылында яшәп, агач кистек. Идел елгасының урта өлешендә Куйбышев сусаклагычы төзелер алдыннан, әлеге авыл йортларын өч чакрым ераклыкта урнашкан күрше Атабайга күчердек. Мишә Тамагының су астында калу куркынычы бар иде. Без кискән агачларны буяу җитештерү өчен заводларга ташыдылар. Ике елдан соң безне Тәтеш районына җибәрделәр. Анда кискән агачларны баржаларга төядек, - дип искә алды ул узган елларын. -1954 елның көзендә армиягә киттем. Польшада авиация частендә склад мөдире булып дүрт ел хезмәт иттем.
Туган якларына әйләнеп кайткач та, тормышын атлар белән бәйли ул. Сабантуйда атларда чапканы да бүгенгедәй хәтерендә әле аның. Борындык, Олы Кайбыч, Кошман, Мөрәле авылларында милли бәйрәмдә егермешәр ат узыша торган булган. Гаделхак абый сөйләве буенча, колхозда эшләгәндә алар,өчәр ат җигеп, кырда урак урган, ындырда ашлык суктырган. Ат кешенең төп ярдәмчесе булган, чөнки заманы шундый, техника юк. Элек атларны һәр йортта диярлек асрасалар, бүген бармак белән генә санарлык шул.
Гаделхак абыйның биш баласы - өч кызы, ике малае бар. Илле ел бергә гомер иткән Сания апа гына бакыйлыкка күчкән шул. Балалары, гаиләләрен корып, тормышта үз урыннарын тапкан. Туган якка эзне суытмый алар, әтиләрен кайгыртып яши. Әле ул бәхетле дәү әти дә, чөнки аның унбер оныгы, тугыз оныкчыгы бар. Тирә-як күршеләре дә хәлен белешеп торалар. Мин килгән көнне улы Мансур кайткан иде.
- Әти атлар ярата, гомер буе асрады.Хәзер олыгайды, асрый алмый шул. Әмма камыт үрү, каеш тегү -бүген дә әтинең яраткан шөгыле. Үзенә мөрәҗәгать итүчеләрнең берсен дә кире бормый ул, - диде улы.
Сиксән бер яшьлек Гаделхак абый өчен әлеге шөгыль юаныч та, сөенеч тә. Һөнәрле кешеләр, еллар үткән саен, эштән ныграк илһам аладыр ул, мөгаен. Ә мастер-класс алырга теләүчеләр өчен аның ишеге һәрвакыт ачык.
Нет комментариев