Мин укыган Мөрәле төп белем бирү мәктәбенә быел туксан ел тула дигән хәбәр инде күптән килеп ирешкән иде. Чакыру кәгазьләре дә өләшенде. Әмма тантана алдыннан гына авылыбызда мәктәп ачылуга йөз ел тулганлыгы ачыкланды. Туксан еллык бәйрәмгә килүчеләр әнә шулай, үзләре дә сизмәстән, бер гасырлык юбилейга килеп эләкте.
Мәктәп коллективының Татарстан Республикасы Милли архивына мөрәҗәгатенә җавап юбилейга берничә көн кала гына килеп ирешкән. Ул белешмәдән күренгәнчә, ТАССР Халык мәгарифе комиссариатының 1921 елдагы архив фондында Зөя өязенә керүче мәктәпләрнең анкеталары арасында Мөрәленеке дә бар. Аның 1917 елда шәхси мөселман мәктәбе буларак ачылганлыгы турындагы мәгълүматлар сакланган. Утын ягып җылытылучы, керосин белән яктыртылучы агач мәктәптә 371 укучы - 185 малай һәм 186 кыз укыган. Авылның өлкән кешеләре сүзләренә караганда, ул күл буе мәдрәсәсе дип йөртелгән. Анда укытучы Рәшидә апа Хәйбуллинаның әтисе Ярулла Шәфигуллин хәлфәлек иткән. Беренче баскыч совет мәктәбендә авылдашларыбыз Борһан Әхмәтов, Әхмәдулла Хәйбуллин, Хәйрикамал Әхмәтова, Хәбирә Вәлиевалар балаларга белем биргән. Аларның кайсы өч, ә кайсы алты айлык курсларда белем алган. Әнә шулай итеп, тынгысыз эзләнүләр нәтиҗәсендә тагын ун еллык тарихыбыз ачыкланды.
Юбилей кунакларын уку-укыту өчен бөтен мөмкинлекләре дә булган белем йорты каршы алды. Һәрбер класс ишегенә кыңгырау эленгән, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган чыгарылышлар, үз классларына кереп, балачак хатирәләрен яңартты. Укытучылар коллективы тырышкан: 1958 елдан 2016 елга кадәр чыгарылыш сыйныфларының фотоларын туплаган. Мәктәп коридорына эленгән ул фотоларны, өстәлдәге альбомнарны һәркем зур кызыксыну белән карады. Миңа да анда үземнең генә түгел, әтиемнең дә сабый чакларын чагылдырган фотоларны күрү кызык булды. Мәктәп өчен һәр укучысы кадерле шул!
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай сүзләренә язылган "Бәйрәм бүген" җыры белән башланып киткән тантана район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров котлавы белән дәвам итте.
- Хөрмәтле укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары, чыгарылышлар! Сезнең барыгызны да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән шушы олуг бәйрәм белән тәбрик итәм һәм бүләккә сертификат тапшырам, - диде ул. - Быел бездә юбилейлар елы: Олы Урсак, Ульянково, Олы Подберезье мәктәпләре дә үзләренең тарихларын барлап, шундый тантаналар уздырды. Биредә әлеге мәктәпне тәмамлаган танылган кешеләр утыра, алар үзләре белән таныштырып узарлар. Матур хатирәләргә төренеп узсын юбилей.
Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин да җылы сүзләрен юллады:
- Бу мәктәптә әниемнең апасы да укыган. Аның сөйләве буенча, коллектив көчле булган. Олы Кайбыч авылыннан җәяү дә, атлар белән дә йөри идек, дип сөйли иде ул . Биредә хәзер дә тырыш укытучылар эшли, укучыларга төпле белем бирәләр, - диде ул.
Абруйлы авылдашларыбызның берсе - заманында Мамадыш эчке эшләр бүлеген җитәкләгән, хәзерге вакытта Казан юридик институтының тыл начальнигы, полиция полковнигы Азат Мозаффаров мәктәпкә Татарстан генераллары турындагы энциклопедия бүләк итте. Анда авылыбыз чишмә суларын эчеп үскән Кызыл Байрак ордены кавалеры, генерал Илмас Мифтахов турында мәгълүмат бар. «Бүгенге буын укучылары күренекле авылдашларыбызны белеп үсәргә тиеш, шуңа да мәктәптә аңа багышланган стенд ясатырга кирәк," - диде ул. Арчадагы полиция бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Айдар Баһавиев та Мөрәле мәктәбендә канат ныгыткан. Ул да белем йортына рәхмәтен белдерде, бүләген дә тапшырды.
Мәктәпне 2003-2004 елларда яхшы билгеләргә тәмамлаган, аннан соң Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте институтында белем алып, Казан химия һәм технология институтының магистратурасында кызыл диплом алган Алия Вафина видеоязма җибәргән. Ул Лондон шәһәрендә яши.
- Зур тарихлы мәктәптә белем алуыма горурланам. Инглиз теле укытучыбыз Лилия Минһаҗевага аерым рәхмәтемне җиткерәм. Чит тел өйрәнүем монда бик нык ярдәм итә, - диде Алия.
1925-1933 елгы Мөрәле җидееллык мәктәп шәкерте, гомере буе балаларга белем һәм тәрбия биргән авылыбызның иң өлкән кешесе - ак әбисе Наилә Хәмидуллина да сүз алды:
- Бу мәктәпне булдыруда әтиемнең энесе Әхмәтша Әхмәровның өлеше зур. Мин аны әнкәй сөйләвеннән ишетеп беләм. Алтынчы класста укыган чагымда төнлә, кыш уртасында мәктәп янды. Шуннан соң безне аерым йортларга таратып укыттылар. Аръяк урамда Низаметдин, Сәлах абый йортларында укыганыбыз хәтердә.Мөрәлегә урта мәктәп кайтты, анда 1938 елда унынчы сыйныфны тәмамладым. Безгә төрле авыллардан килеп укыдылар, - диде ул.
Мәктәп директоры Алмаз Җиһаншин җитәкчелегендәге коллектив юбилейга бик тырышып әзерләнгән. Дөньялыкның җитмеш кат серенә төшендерергә сәләтле, кешене шәхес, шәхесне бөек иткән белем йортының киләчәге өметле булсын!
Нет комментариев