Мөрәледә халык җыены
Мөрәледә узган җыенда да җирлек әһәмиятендәге мәсьәләләрне хәл итү юлларын бергәләп хәл иттеләр.
Төп доклад белән чыгыш ясаган Мөрәле авыл җирлеге баш лыгы Ринат Зиннәтуллин әйтеп узганча, Мөрәле һәм Олы Колаңгы авылларын үз эченә алган җирлектә барлыгы 478 кеше яши, аларның 159ы – пенсия яшендәгеләр, 19 инвалид исәпләнә. Эшкә ярак лы кешеләрнең унөче – авыл хуҗалыгы өлкәсендә, 33е – бюджетта, 27се – төрле оешмаларда, 105е районнан читкә китеп эшли. Шул ук вакытта 15 кеше беркайда да эшләми, биш кеше шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Эшләүчеләр барлык халыкның 44 процентын тәшкил итә. Монда да демографик хәл мактанырлык түгел, ел буена нибары ике сабый туган, ун кеше вафат булган. Бу авылда теркәлеп, читтә яшәүче балалар да шактый. Җирлекнең бюджетын халыктан җыйган салымнар тәшкил итә. Салымнар буенча план арттырып үтәлсә дә, тиешле салымнарын түләмәүчеләр дә бар. Алар монда теркәлү узган, әмма читтә яшиләр.
Җирлекнең 2021 елга бюджеты керем ягыннан 3 миллион сумнан артып китсә, чыгым ягы 2 миллион 895 мең сум чамасы. Монда да бюджет халыктан җыелган салымнар исәбенә тулылана.
– 2021 ел, пандемиядән тыш, инвестор алышынуы белән дә истә калды. “Авыл җирлеге территориясендә урнашкан “Дубрава” җәмгыяте бездәге эшчән леген туктатты һәм аның урынына “Август” җәмгыяте килде, – диде Ринат Зиннәтуллин. – Бу үзгәрешләр идарә итү өлкәсенә, машина-трактор паркына
гына түгел, терлекчелек өлкәсенә дә кагылды. Белүегезчә, бүген фермаларда терлек юк, 11 кеше өй дә утыра. Эшсез калган терлекчеләрнең күбесе яңа эш урыннары тапты. Бәлки, безнең арадан шул фермаларны алып, үз эшен башлап җибәререгә теләүчеләр табылыр. Бүгенге көндә авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларны үстерү, халыкның активлыгын арттыру – иң мөһим чараларның берсе булып тора. Мөрәледә – сигез, Олы Колаңгыда ике генә сыер асрала, бу бик аз. Җирлектә 114 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.
Җирлек башлыгы сыер, ат, кәҗә асраучыларга субсидия бирелүе, үзара салымга башкарылган эшләр турында сөйләде, “Дубрава” җәмгыятенең җир пайлары өчен элеккеге кебек ашлык белән түгел, ә акчалата исәп-хисап ясалуын билгеләп узды. “Авылда тәртип булсын дисәк, һәркем закон таләпләрен үтәргә, тирәсендәге кешеләрне тәртипкә чакырырга бурычлы. Илебезгә үтеп кергән террорчылыкны булдырмау да үзебезнең уяулыктан тора. Авылыбызда күренгән төрле чит кешеләр, машиналар шик тудырганда, бу хакта авыл җирлегенә яки полициягә хәбәр итүегез сорала”, – диде чыгыш ясаучы.
Мәктәп директоры Рушания Мозаффарова әйтүенчә, мәктәптә 27 бала укый, балалар бакчасына 4 сабый йөри.
– Үткән елларда кышын мәктәптә салкын була иде. Капиталь ремонттан соң, мәктәбебездә барлык шартлар да тудырылды, материаль-техник база да әйбәт, – диде ул.
Мәктәптә өч баласы укыган әти буларак, Альберт Билалиевны укучыларны тукландыру мәсьәләсе кызыксындыра.
– Узган елларда мәктәпне азык-төлек белән департамент тәэмин итә иде. Быел бу мәсьәләгә үзгәрешләр керде. Азык-төлек белән хәзер Казан шәһәрендәге башка компания тәэмин итә. Бүгенге көнгә кадәр туклануның сыйфатыннан зарланучылар булмады, – диде Рушания Мозаффарова.
Фельдшер-акушерлык пунк ты мөдире Фәридә Сибгатова авылдагы 350 кешегә медицина хезмәте күрсәтә. Коронавирустан 13 кеше госпитальдә дәваланган. Авылда бу авыруга каршы халыкның 83 проценты вакцина, 22се ревакцинация ясаткан. Авылның элекке фельдшеры, озак еллар дәвамында халык сәламәтлеге сагында торган Мәдинә Салавиева да вакцина ясатуның мөһимлеге турында сөйләп үтте.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында болай диде:
– 2021 елда районда ике зур үзгәреш булды. Шуларның берсе – М-12 тизйөрешле юл төзелеше башлануы һәм авыл хуҗалыгында инвестор алышынуы. Узган елның августында безнең район территориясендә “Август-Кайбыч” агрофирмасы эшли башлады. Быел алар районда төрле төзелеш эшләренә, техника паркын яңартуга саллы гана инвестицияләр кертергә җыена. Тулаем алганда, заманча терлекчелек комплексы һәм башка объектлар төзергә җыеналар. М-12 тизйөрешле юл төзелеше сезнең җирлек аша да үтә. Анда сезнең авылдан да эшләүчеләр бар.
“Август – Кайбыч” агрофирмасы директоры Александр Иванов халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Соңыннан район башлыгы шушы араларда юбилейларын билгеләп үткән Фәргать Сибгатовка, Рузия Фәттаховага, Гүзәлия Шаһивәлиевага, Венера Фруэнтовага район башлыгының Рәхмәт хатларын, җирлек секретаре Гүзәлия Гыйбадуллинага һәм фельдшер Фәридә Сибгатовага намуслы хезмәтләре өчен районның 30 еллыгы медальләрен тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев