Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг Мөрәледә дә күтәренке рухта узды. Ул сугышта батырларча һәлак булучыларны һәм аннан кайткач вафат булган батырларны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланып китте. Авылыбыз имамы Галим Гыйбадуллин алар рухына дога кылды. Ә аңа кадәр мәктәп укучылары һәм авыл халкы "Үлемсез полк" белән урамнардан...
Болытлы көн булуга карамастан, бәйрәмгә халык күп җыелган иде. Ә аның төп кунаклары - Җиңүгә үз өлешләрен керткән тыл хезмәтчәннәре, ирләре сугышта һәлак булган тол хатыннар иде. Сугыш елларының ачы хәсрәте, халкыбызның чиксез батырлыгы безнең хәтердә 9 Май белән яши. Моны һәр буын истә тота. Безнең авылдан гына да фронтка 270 кеше киткән. Шуларның 108е кире туган авылына әйләнеп кайтмаган. Батырларның исемнәре авылыбыз урамын ямьләп торучы һәйкәлдә мәңгеләштерелгән. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин тыл хезмәтчәннәренә олы рәхмәтен җиткерде. Башкарма комитет җитәкчеснең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова авылдашларымны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бәйрәм белән кайнар котлады.
- Кадерле сугыш чоры балалары, сезнең һәркайсыгыз безнең өчен герой. Үсеп килүче яшь буынга теләгем шул: дәһшәтле сугыш вакыйгалары турында сугыш чоры балаларыннан күбрәк сораштырып, белеп калыгыз. Сезгә җан тынычлыгы, саулык, иминлек телим, -диде ул.
- Мин "Үлемсез полк" акциясендә бабам Габдрахман Сафинның портретын күтәреп бардым. Ул сугышка 1943 елда киткән һәм 1950 елда әйләнеп кайткан. Мин аны әтием сөйләгәннәре буенча гына беләм, чөнки мин туган елны үлгән. Без тыныч тормыш өчен никадәр көч, кан түгелгәнен күрмәсәк тә, Җиңүнең әһәмиятен аңларга тырышабыз, - диде тугызынчы сыйныф укучысы Илсинә Сафина.
Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребезгә багышланган бәйрәм мәктәп укучылары чыгышлары белән өстәл табыны артында дәвам итте.
Нет комментариев