Мөрәледә узган елга йомгак ясадылар
Элегрәк авыл җыеннарының һәркайсында диярлек халыкны су белән тәэмин итү, юл, телефон мәсьәләләре күтәрелә иде.
Соңгы елларда бу өлкәләрдә күп эшләнә, монда дәүләт программаларының да ярдәме зур. Шулай итеп, югарыда санап үтелгән проблемалар хәл ителеп бара. Дөрес, тормыш булгач, авыл кадәр авылда төрле мәсьәләләр тумый тормый. Мөрәле авылында да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның һәм башка җитәкчеләрнең халык белән очрашуында да проблемалар ачыкланды, аларны чишү юллары билгеләнде.
Һәр елдагыча халык җыенына өлкән яшьтәге кешеләр күп килгән иде. Мөрәле һәм Олы Колаңгы авылларын берләштерүче җирлек башлыгы Ринат Зиннәтуллин узган елга планга кертелгән эшләрнең нинди күләмдә үтәлүенә, үзара салым ярдәмендә булган уңай үзгәрешләргә анализ ясады һәм агымдагы елга куелган бурычлар белән таныштырды.
- Мөрәле авылында 100 процент юл бар дип саныйбыз. Ел әйләнәсе бөтен урамга да кереп була. Ләкин шулай да ул юлларны ремонтлау өстендә эшли башладык. Юллар Олы Колаңгы авылы өчен бик зур проблемаларның берсе. Җәй көне бераз гына янгыр яуса да, кыш көнне буран булса да, язгы-көзге пычракларны әйтеп тә торасы юк, авыл дөнья белән аерыла. Узләре бер утрауда бүленеп калалар. Кечкенә булу сәбәпле, бу авылны бернинди программага да кертеп булмый. Бүгенге көндә ул авылдан дүрт укучы мәктәпкә йөри. - Ринат Зиннәтуллин һәм әлеге проблеманы чишүдә район башлыгыннан ярдәм сорады.
Быел Олы Колаңгы авылында урам утлары программасы нигезендә заманча светодиод яктырткычлар кую планлаштырыла. Мөрәледә узган ел чүп түгү урынын тәртипкә китергәннәр. Үзара салым акчасы ярдәмендә клуб белән янәшә балалар мәйданчыгы ясаганнар. Мәктәп тирәсен дә заманча материаллар белән тотканнар, артезиан скваҗинасы өчен насос алганнар.
Мөрәледә дә демография иң четерекле мәсьәләгә әверелгән. Отчет елында нибары бер пар гаилә корган. Шунысы куандыра, аерылышучылар теркәлмәгән. Мәктәп директоры Алмаз Җиһаншин чыгышыннан аңлашылганча, балалар бакчасына тугыз сабый йөри, мәктәптә 33 укучы белем ала. Агымдагы елда, зур күләмдә акчалар тотып, мәктәпкә капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу урында уйланырга җирлек барлыгын, яшьләрне авылда калдыру өстендә эшләү кирәклеген әйтте.
Авыл фельдшеры Фәридә Сибгатова сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде. Яман шеш авыруы белән чирләүчеләрнең күбәюен, бу куркыныч чир белән берничек тә соңга калырга ярамавын әйтте. «Авырыйсызмы, юкмы, табибка күренеп торырга кирәк», - диде фельдшер. Ул шулай ук авылда эчүчелеккә бирелүчеләрнең күбәюенә борчылуын белдерде. Мәдәният йорты һәм китапханәнең еллык эшчәнлеге турында методист Венера Фруэнтова сөйләде. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев Мөрәле кебек Нәүрүзне бәйрәм итүче авыл районда бүтән юк, диде. Полициянең участок уполномоченные Радик Фәсхетдинов административ хокук бозуларның күбесе эчкечелек белән бәйле булуын әйтте. Узган ел бу җирлектә ике җинаять кылынган, аларның берсе дә ачылмаган.
Авыл имамы Галим Гыйбадуллин зиратта үткәрелүче өмәләргә килүчеләрнең аз булуын әйтте. Авылда үзара салым акчасына күл казу урынын билгеләү мәсьәләсен дә күтәрде. Мөрәле халкы ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге авылдашлары язмышы өчен борчылуын да белдерде. Төлкеләр күбәюенә, аларның тавык-чебешләрне харап итүенә зарланучылар да бар. Авылдагы икенче бер кибетне яңадан эшләтү, ипи китереп сатуны оештыру мөмкин булмасмы икән, дигән мөрәҗәгатьләр дә яңгырады. Баганадан өйгә килүче электр чыбыкларын алыштыру, посадка утырту мәсьәләләрен дә күтәрделәр. Аларга Альберт Рәхмәтуллин һәм башка җитәкчеләр җавап бирде. Очрашуга килүчеләрне пай җирләреннән файдалану буенча да сораулар да борчый булып чыкты. Алар буенча "Дубрава" агрофирмасы директоры Юрий Осипов аңлатма бирде.
Соңыннан сүз кабат район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бирелде. Ул авыл җирлегенең еллык эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Күптән түгел юбилейларын билгеләп үткән Гүзәл Гыйләҗевага, Альбина Хәмидуллинага һәм Илшат Тимершинга Рәхмәт хаты тапшырды. Мәдәният йортында техник хезмәткәр булып эшләүче Альбина Гыйләҗеваны район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова да юбилее белән тәбрикләде. Ринат Зиннәтуллин авылда үткәрелүче мәдәни чараларда актив катнашканнары өчен бертуган игезәкләр Сәрия Фәттахова белән Сәвия Әхмәтҗановага Мактау кәгазен тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев