Җәй айлары сизелмичә дә узып китте. Мөрәле мәктәбе укучылары каникул вакытларында да спортның кышкы төре -тимераякта шуудан туктамады. Тренерлары Фрат Җиһаншин җитәкчелегендә алар Олы Кайбыч мәктәбе янындагы стадионда роликларда шуды, җиңел атлетика белән шөгыльләнде.
Тимераякта шуучылар арасында уңышларга ирешүчеләре дә бар. Дүртенче сыйныфта укучы авылдашым Асия Мадаминова әнә шундыйларның берсе. Яңа уку елы башланыр алдыннан аңа яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов өченче яшүсмерләр разряды паспортын һәм значогын тапшырды. "Тимераякта шууга кызыксынуны Фрат абый уятты", - ди ул.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Кайбычка яңа парк ачу тантанасына килгәч, визитын "Салават күпере" спорткомплексы эшчәнлеге белән танышудан башлап җибәргән иде. Ул спортта зур уңышларга ирешкән район укучылары белән, шул исәптән Асия белән дә якыннан аралашты. Аңа зур уңышлар теләп, 2020 елда уздырылачак Кышкы олимпия уеннарына әзерләнергә кирәклеген дә әйтте.
Асия Мадаминова тимераякта шуу буенча Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре беренчелегенә ике көн рәттән узган ярышта, тугыз яшькә кадәрге балалар арасында 100 һәм 300 метрга йөгереп, беренче урыннар яулаган иде.
Асиябезгә зур җиңүләр, биек үрләр телибез. Аның яулаган зур уңышлары егет- кызларга үрнәк. Кем белә, бәлки ул чыннан да олимпиада да катнашыр әле.
Нет комментариев