Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мөрәледән Гөлсинә апага РФ Президентыннан котлау хаты килде

Шушы көннәрдә Мөрәле авылында яшәүче Гөлсинә Әшрәфҗан кызы Тимершина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны әлеге олуг бәйрәме белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның җылы теләкләре язылган открыткасын, бүләген тапшырды. Әйе, нәкъ котлауда язылганча, Гөлсинә апага бик күп сынауларны үз җилкәсендә татырга туры килгән. Ул буын кешеләренең Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы күтәрелеш елларындагы каһарманлыгына, колхоз чорындагы фидакарь хезмәтләренә сокланмыйча мөмкин түгел. 
– Республика халкы ТАССР оешуның 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. ТАССР төзелгәндә ун яшендә генә булган Гөлсинә апа да үзенең тырыш, намуслы хезмәте белән республикабыз үсешенә лаеклы өлешен керткән шәхесләрнең берсе. Алдагы торышында да, исәнлектә-саулыкта, муллыкта, тыныч тормышта яшәсен, 95 яшьлек юбилеенда да бүгенгедәй очрашырга язсын, – диде Рәмис Рафисович. 
Юбилярны котларга балалары, оныклары, оныкчык¬лары да кайткан иде. 
– Кеше гомерендә нинди генә хәлләр булмый, безнең әнинең дә тормыш юлы гади генә түгел. Әтиебез Рәхимулланың, тормыш корып, биш баласы булгач, ниндидер сәбәпләр аркасында гаиләсе таркалган. Әтиебез, берсеннән-берсе кечкенә биш балага әни итеп, Кошман авылыннан Гөлсинә Әшрәфҗан кызын алып кайткан.Ул безне беренче көннән үк үз балаларыдай кабул итте, беребезне дә какмый-сукмый, җил-яңгыр тидермичә үстерде. Тормыш дәвам итте, уртак ике кызлары – сеңелләребез Гөлфия, Гөлия дөньяга килде. Җиде балалы ишле гаиләдә бертугандай тату булып үстек, – диде кече абыйлары Радик. – Әнибез колхоз эшеннән бушамады, өчәр гектар шикәр чөгендерен эшкәртергә биш баласын ияртеп китәр иде. Без аңа булышырга барганда, кечкенә ике сеңлебезне Кошмандагы Хәербанат әбиебез карап тора иде. Бераз кул арасына керә башлагач, алар да безгә кушылды. Әтиебез озак еллар терлекчелектә эшләде, ул “Татарстанның атказанган терлекчесе” исемен алды, хезмәт ветераны иде. Әниебезгә дә сугыш чорында төрле авыр эшләр баш-карырга туры килгән. Аның “Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен” дигән медале дә бар. Безнең барыбызны да үзләре үрнәкләрендә хезмәт сөючән итеп тәрбия¬ләделәр. Кызганыч, әтиебез бу көнгә кадәр яши алмады. Без аны көтмәгәндә югалттык, аны олы юлда машина бәрдерде. Әти фаҗигале төстә үлгәч, әнине шәһәргә алып киттек. Әмма го-мере буе авылда яшәгәч, шәһәр тормышына күнегә алмады. Төпчек сеңлебез Гөлия, Яшел Үзән шәһәрендә эшен, фатирын калдырып, авылга әнине ка-рарга кайтты. Авылдашыбыз Нәҗип белән никах укытып яши башладылар, әниебезгә кадер-хөрмәт күрсәтәләр, рәхмәт аларга.Туган нигезне, әнине са-гынып авылга еш кайтабыз. Балаларыбыз да, туганлык җепләрен ныгытып, бер-берсе белән аралашып яшиләр. 
Бу гаиләне авыр сынаулар тагын да берләштергән. Иң олы абыйлары Рафаэль авырып бакыйлыкка күчкәч, Яшел Үзәндә яшәүче Рузалимның тормыш иптәше Люция дә мәңгелеккә китеп баргач, кайгыны бергәләп күтәргәннәр. 
Хәзерге вакытта Гөлфияләре, икенче абыйлары Фидаил тормыш иптәше Фирая белән Яшел Үзән шәһәрендә гомер кичерә. Резедәләре – Воркутада, Радик – Миләүшә Казанда яши. 
Гөлсинә әбинең 13 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Яшьлегендә бик күп михнәтләр күргән булса да, Гөлсинә әбинең картлыгы бәхетле. Баларының әниләренә булган назы яшәтә аны. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев