19 апрельдә халыкны эш белән тәэмин итүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Шул уңайдан район мәшгульлек үзәге директоры Эльвира Камалиева котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Сезне мәшгульлек хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелемнән тәбрикләргә рөхсәт итегез! 1991 елның 19 апрелендә "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында"гы федераль закон кабул ителгән...
19 апрельдә халыкны эш белән тәэмин итүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Шул уңайдан район мәшгульлек үзәге директоры Эльвира Камалиева котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Сезне мәшгульлек хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелемнән тәбрикләргә рөхсәт итегез! 1991 елның 19 апрелендә "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында"гы федераль закон кабул ителгән иде. Нәкъ менә шул көннән башлап, халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт хезмәте барлыкка килде. Әлеге хезмәт - республикабызда алып барылучы социаль сәясәтнең иң мөһим юнәлешләренең берсе. Белгечләребезнең халыкны эш урыннары белән тәэмин итү, сәламәт көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру буенча куйган көндәлек, авыр, әмма мактаулы хезмәте нәтиҗәсендә хезмәт базары тотрыклы хәлдә саклана. Без авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә хезмәт урынлы, һөнәрле булу өчен эшлекле киңәшләр биреп, аларга дөрес юл күрсәтәбез. Дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, җәмәгатьчелек оешмалары, эш бирүчеләр белән социаль хезмәттәшлек безгә эшсез кешеләргә психологик һәм матди ярдәм күрсәтергә, эш табарга, үз бизнесыңны ачарга, төрле һөнәрләргә укытырга мөмкинлек бирә. Бер дә җиңел булмаган, әмма халкыбызга киләчәк көнгә ышаныч бүләк итүче игелекле, нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Үзегезгә, якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм гаилә җылысы телим. Эшегездә бары уңышлар гына юлдаш булсын!
Нет комментариев