Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

"Мәскәү – Түбән Новгород – Казан" юлы Кайбыч аша уза

2021 елда район территориясендә Мәскәү – Түбән Новгород – Казан тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше башланачак.

 Ул районның кайсы торак пунктлары аша узачак? Бу зур төзелешнең экологиягә йогынтысы нинди булыр? Районда яшәүчеләрдән моңа охшашлы сорауларны еш ишетергә туры килә. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев белән бергә әзерләгән репортаждан сез өстәмә яңалыклар турында белерсез. Проектка да шактый гына төзәтмәләр кертелгән. Без бу юлы репортажны Олы Подберезье авыл җирлегеннән башлап җибәрдек.
– Автотрасса безнең җирлеккә Олы Подберезье һәм Кече Подберезье авыллары арасыннан 612 нче чакрым булып килеп керә. Безнең территория буенча озынлыгына килсәк, ул тигез җирләр буенча биш чакрым дәвам итә, бу юлда бернинди дә урманнар очрамый. Кайбыч – Камыллы юлы киселешеннән ул 1,5 чакрым, Кече Подберезье авылыннан 6,5 чакрым ераклыкта уза, – диде Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Оксана Емельянова.
Рәмис Рафисович сүзләренә караганда, автотрасса узачак җирләр сатып алыначак һәм сәнәгать әһәмиятендәге җирләр статусын алачак, аларның үзкыйммәте дә арта, шуңа бәйле рәвештә, муниципалитетлар бюджетына саллы керемнәр керүе көтелә.
– Безнең җирлектә яшәүче утыздан артык ир-ат вахта ысулы белән Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, башка ерак шәһәрләргә читкә китеп эшләргә мәҗбүр. Алар нәкъ менә шундый зур төзелешләрдә эшли дә инде. Дөрес, пандемия аркасында күпләр хәзер читкә чыгып китәргә атлыгып тормый. Алар белән аралашканда, мин бу мәсьәлә турында да фикер алыштым. Автотрасса төзелешенә эшкә урнашу мөмкинлеге булса, алар кайтырга, өйләренә, гаиләләренә якынрак булырга, үзебездә эшләргә телиләр, – диде Оксана Михайловна.
Автомагистраль узачак алдагы җирлек – Ульянково авыл җирлеге. Ул Корноухово һәм Воскресенское авыллары арасына туры килә.Баштарак Воскресенское
 
(Леваневский) авылы янында ял итү зонасы төзү планлаштырылган булган. Аннары кире уйлаганнар. Бу авылда яшәүчеләр анда урман җиләге һәм башкасын сату турында хыяллана башлаган булган инде.
Рәмис Рафисович Воскресенское авылында яшәүчеләр өчен дә бу төзелеш отышлы булачак. Чөнки М-12 трассасы аша анда күпер төзеләчәк. Федераль трасса төзелеше хисабына аларның үз юллары барлыкка киләчәк. Дөньяның әллә кайсы якларыннан шушы трасса аша узучылар Кайбыч ягы табигатенең матурлыгына сокланмыйча калмас, әлбәттә.
Корноухово авылы читеннән трассага кадәрге ара 300-400 метр тәшкил итә. Бу райондагы бердәнбер урын, шуңа күрә анда тавыштан саклау экраны төзү күздә тотыла. Бәрле елгасы аша 180 метр озынлыктагы күпер салына. Бу урында техника да күп йөри, терлекләргә чыгып йөрү дә уңайлы булачак. Дүртенче объект – Ульянково юнәлешендәге борылыш янындагы Кайбыч – Камыл юлының бер өлешен үзгәртеп кору күздә тотыла. Төбәк юлының ярты чакрым өлешен авылга 200 метрга якынрак күчерәчәкләр. Шуңа бәйле рәвештә, электр челтәре, газүткәргеч линияләре дә күчереләчәк.
Олы Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сөнгатуллин белән киләсе әңгәмәне без “624 нче чакрым” дигән урыннан әзерләдек. Әлеге җирлек территориясе буенча юл озынлыгы тугыз чакрым тәшкил итәчәк, анда дүрт күпер төзү күздә тотыла.
Рәмис Рафисович хәбәр иткәнчә, Иске Чәчкаб авылыннан көньяктарак урнашкан зур чокыр янында авыл хуҗалыгы кичүе белән 82 метрлы күпер салыначак. Бу юл төбәк юлын ике тапкыр кисеп уза, аны үзгәртеп корачаклар. Башлангыч проект буенча магистраль авылның төньягындарак һәм күпердән башка гына планлаштырылган. Олы Кайбыч һәм Иске Чәчкаб авыллары арасында зур стоянка төзү күздә тотыла. Шуңа да ял итү зоналары да барлыкка киләчәк. Монда кунакханә, йөк һәм җиңел автомобильләр өчен парковкалар, заправка, техник хезмәт күрсәтү станциясе төзелә. Балалар мәйданчыгы да булачак. Бу корылмаларны үз эченә алган территориянең гомуми мәйданы ике яктан да 15 гектар тирәсе тәшкил итә.
М-12 автомагистраленең 632 нче чакрымы Кайбыч – Багай юлыннан уза. Монда юл-эксплуатация участогы, Бәрле елгасы аша Кошман авылы янында күпер төзелеше планлаштырылган, – дип билгеләп үтте ул.
– Кошман авылы китапханәчесе Гөлия Сафиуллина бу юл турында яңа тематик күргәзмә дә оештырды, – диде безгә авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина. – Ул авылдашларыбызны республика һәм район газетасында басылып чыккан язмалар белән таныштыруны максат итеп куя.
Лилия Сафина сүзләренә караганда, биредә зур булмаган елга аша ике кү пер төзеләчәк: М-12 һәм төбәк юллары өчен. Гасыр төзелешенә бәйле рәвештә Олы Кайбыч – Колаңгы юлын Кошман янында үзгәртеп кору күздә тотыла. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина проектның эскизын ныклап өйрәнгән. Ул проектлаучыларга күпер астындагы торбалар диаметрын зурайту үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Төбәк юл һәм автотрасса кисешкән урында авыл хуҗалыгы кичүе белән эстакада (күпер) төзеләчәк. Трасса узачак юл өлешенә туры килүче пай җирләрен шәхси эшмәкәр Марат Садриев арендалый.
Авыл җирлекләре башлыклары сүзләренә караганда, халык яңа юл төзелеше белән кызыксына, алар киләчәккә зур өметләр баглый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев