Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Надеждино авылы халкы махсус хәрби операция зонасында һәлак булган авылдашлары белән хушлашты

Надеждино авылында яшәүчеләр батырларча һәлак булган авылдашлары Евгений Ильинны соңгы юлга озатты.

Күпфункцияле үзәк каршында үткән матәм митингында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары вазифаларын вакытлыча башкаручы Илсур Гатиятуллин, Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева, мәрхүмнең әти-әнисе, гаиләсе, туганнары, әфганчылар, чик сакчылары гаскәрләре ветераннары, авылдашлары катнашты. 

Матәм митингындагы чыгышында Альберт Рәхмәтуллин болай диде: 

— Районыбызга кабат кайгылы хәбәр килде. Махсус хәрби операция зонасында Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәндә, якташыбыз Евгений Ильин геройларча һәлак булды. 2022 елда мобилизация буенча киткән якташыбыз Луганск юнәлешендә пулеметчы булып хезмәт иткән. Кызганычка каршы, Евгений Ильинның гомере кыска булды. Әти-әнисенең, гаиләсе, балалары, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Ватан хакына башын салган якташыбызның якты образы халык хәтерендә мәңге сакланыр. Аның исемен мәңгеләштерү буенча эш алып барачакбыз. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. 

Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева да авылдашын уңай яктан гына телгә алды. 

Евгений Надеждино авылында 1986 елның 11 июнендә Надежда һәм Александр Ильиннарның өч балалы гаиләсендә уртанчысы булып туган. Авыл мәктәбендә тугыз класс белем алгач, фермада эшли башлый. 2004 елда Россия Кораллы Көчләре сафларына алына. Мәскәү өлкәсенең Реутов шәһәрендә эчке гаскәрләр сафында ике ел хезмәт итә. Армиядән кайткач, Казан шәһәрендә капкалар ясау белән шөгыльләнүче фирмада эшли. 2007 елда Елена Александровна белән гаилә корып, бер ул, бер кыз үстерәләр. 

2022 елның 28 сентябрендә мобилизация буенча махсус хәрби операция зонасына киткән. Агымдагы елның 30 июлендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган. 

— Без гаиләдә өчәү — олы абыебыз Сергей, Евгений һәм мин үстек. Женя бала чактан ук ярдәмчел, кайгыртучан, хезмәт сөючән иде. Гаиләсендә яраткан ир, балаларына кайгыртучан әти булды. Тормыш иптәше Елена белән тату яшәделәр, балаларына һәрьяклып үрнәк булдылар. Аның үлеме безнең өчен бик зур югалту. Хәзер Женядан башка гына яшәргә күнегергә кирәк булачак. Без, туганнар, абыйның гаиләсенә терәк булырбыз, — диде сеңлесе Ирина. 

Евгений Ильин туган авылы Надеждино зиратында җирләнде. Кабере янында Казан шәһәренең хәрби училищесы курсантлары автоматлардан салют бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев