Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Надеждино авылы халкының теләге чынга аша!

Надеждинога кадәр юл булмау бу авыл халкының гына түгел, ә район җитәкчелегенең дә баш авыртуына әйләнгән иде инде. Чөнки монда нинди генә җыелыш булмасын, авыл халкы иң төп мәсьәлә итеп гел шуны күтәрде. Авылның асфальт юл белән тоташмавы үзәкләренә үткән иде инде аларның. Язгы-көзге пычракларда барасы җиреңә бара алмыйсың, барсаң,...

Әле шушы араларда гына Кайбычка урып-җыю барышы белән танышу максатында килгән Рөстәм Миңнеханов белән районыбыз кырларыннан очып үткәндә, Надеждинога җиткәч, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кабат әлеге мәсьәләне күтәрә. Әнә шундагы очрашуның матур нәтиҗәсе булып, биредә юл төзелеше башланды. Мондый шатлыклы вакыйга журналистлар күзеннән читтә каламы соң инде?! Без дә, эшне озакка сузмыйча, юл төзүчеләр янына юл тоттык. Төзелеш оешмасы мастеры Юрий Заказов болай диде:

- Безнең «Волгодорстрой» юллар төзү оешмасы Кайбыч - Камыллы - Надеждино автомобиль юлының Ульянково - Надеждино участогында реконструкция эшләрен 11 августта башлап җибәрде, - диде ул. Эш күләме шактый зур - биш чакрым арага асфальт юл саласы бар. Аның киңлеге 6 метр булачак. Юл авылдагы мәктәп янына кадәр сузылачак. Биредә шулай ук, юл астыннан су агу өчен торбалар куеп калдыру карала. Аңа кадәр юл кырыйларын төрле үсемлекләрдән арындырасы, җитәрлек күләмдә төзелеш материаллары ташып куясы бар. Хәзерге вакытта биредә өч «Хундай» экскаваторы, бер грейдер эшли. Экскаваторлар 2,6 чыкрым арада юл читләрен үсентеләрдән арындырды инде. Бер экскаватор көненә 300 метр җирдә эш башкара. Грейдер авыл ягыннан юлның өслеген тигезләп килә. Кыскасы, һава шартларын да исәпкә алып, биредә кышка кергәнче зур күләмдә эш башкарылачак.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров әйтүенчә, әлеге юл төзелеше «2010-2020 елларда Россия транспорт системасын үстерү» максатчан федераль программасы кысаларында башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Надеждино авылы халкының теләге чынга аша!