Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Надеждино авылы фермасында кышка әзерлек бара

Авыл хуҗалыгы тармагында хәзер эшнең иң кызган чагы. Чөнки малларга кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы да хәзерләргә, фермаларда ремонт эшләрен дә алып барырга, тук башаклы игеннәрне дә җыеп алырга кирәк. “Дубрава” җәмгыятенең икенче филиалына караган Надеждино авылында бу эшләрнең ничек баруы турында управляющий Иван Калеевтан сораштык.

– Безнең фермада барлыгы 480 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 243 баш савым сыеры бар. Алардан кала, 75 баш ат та асрыйбыз. Фермада җиде савымчы, ике терлекче эшли. Хәзерге вакытта фермада ремонт эшләре бара, идәннәрен алыштырабыз. Кышкы чорда да мул продукция алу өчен ныклы азык базасы булдыру зарур. Без малларга барлыгы 3600 тонна сенаж салдык, 400 төргәк печән хәзерләдек, җитәрлек күләмдә яфраказык запасы булдырдык. Силос­ка 300 гектар мәйданда кукуруз чәчкән идек. Безнең якларда болыннар иркен, 150 гектар мәйданда болын печәнебез бар, бүген- иртәгә аны урырга керешәбез. Терлек азыгы хәзерләүдә “Мак-Дон” комбайнында яшел масса уруда Виталий Царев, Владимир Парунов, “Челленджер” комбайнында Михаил Корнилов белән Александр Кайсаров алмашлап эшләде. Ике “Ягуар” комбайнында Илһам Саттаров, Хәмзә Мөхтәров, Александр Бурлаков һәм Александр Гасилин сменалап хезмәт куйды. “КамАЗ”  шоферлары Алексей Сапаркин, Николай Туртыгин, Олег Савельев, Рамил Бикчәнтәев, Леонид Сяплин яшел массаны сенаж базына ташыды. Базда “Фенд” тракторында Сергей Решеткин һәм “К-700”дә Николай Пулялин яшел массаны тыгызлап торды. Александр Ильин “МТЗ- 82” тракторында роторлы чапкыч белән күпьеллыкларны чапты,  Максим Кузнецов массаны рулоннарга төрдерде. Ходай кушса, малларыбыз кышын да тук булачак. Терлек азыгы хәзерләүдән бушап торган арада, механизаторлар, тракторларын карап, кирәк булса, ремонт ясап алалар, – диде Иван Юрьевич.Район басуларында эшләүче авыл хезмәтчәннәренә уңышлар юлдаш булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев