Надеждино авылында яшәүче Бурлаковлар күп итеп тавык-чебеш һәм мал-туар асрый
Надеждино авылына баргач, бер йортта ишегалды тутырып каз-үрдәк, күркә, тавыклар чабышып йөрүенә игътибар иттем. Әйтерсең лә, кечерәк кенә кошчылык фермасы. Шулкадәр кош-корт асраучыларның үзләре белән дә танышырга булдым. Бу йортта авылның иң үрнәк, тырыш гаиләләренең берсе булган Бурлаковлар яши икән. Авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева да алар турында сөйләп туя алмый. «Райондагы авыл җирлекләре арасында үткәрелгән рейтинг нәтиҗәләре буенча без алда барабыз. Шәхси хуҗалыкларда терлек асрау күрсәткечләре дә йогынты ясый аңа. Бурлаковлар кебек гаиләләр күбрәк булсын иде», – диде ул.
Надежда һәм Александр Бурлаковлар тормыш ямен тоеп яши. Һәрьяктан да уңган алар. Кош-корт кына түгел, терлекләрне дә күпләп асрыйлар икән. Унике баш мөгезле эре терлекләренең дүртесе савым сыеры, өчесе буаз тана, калганнары үгезләр, бозаулар. Сарыклары, дуңгызлары да бар.
– Авылда яшәгәч, терлек асрамыйча булмый инде. Сөтнең бер өлешен үзебезгә калдырабыз, калганын дәүләткә тапшырабыз. Аена 800-1000 килограмм сөт сатудан кергән акча гаиләбезгә өстәмә керем чыганагы ул. Табыннан сөт, каймак, эремчек, итнең өзелеп торганы юк. Ни дисәң дә, экологик яктан чиста, үзең җитештергән продукция. Кош-кортларның төгәл исәбен дә белмим, алар күп. Җәй дәвамында индоуткалар ике-өч тапкыр бала чыгара, – диде Надежда Александровна. –Терлекләргә азыкны ничек җиткерәбезме? Безнең якларда табигый болыннар күп, иренмәгән кешегә печәнне мулдан хәзерләргә була. Фураж, печәнне агрофирмадан пай җирләре өчен бирәләр. Катнашазыкны Чувашиянең Канаш шәһәреннән дә сатып алып кайтабыз.
Надежда – “Дубрава” җәмгыятенең икенче филиалы ашханәсе пешекчесе.Волжск шәһәрендә туып-үскән. Әти-әнисе Салтыйган авылыннан, җәйге каникуллары гел шунда узган. Шуңа да авыл тормышы таныш аңа.Тормыш иптәше Александр – механизатор.
Әңгәмәбезгә Александр Владимирович үзе дә кушылды.
– Урта белемне Ульянково мәктәбендә алдым. Без укыган елларда трактор буенча да дәресләр керә иде, шуңа да мәктәпне тәмамлаганда ук тракторчы-машинист таныклыгы алып чыктык. Укуны бетерүгә колхозда механизатор булып эшли башладым. Еллар дәвамында тәҗрибә туплаган саен икенче, соңрак беренче класска имтихан тапшырдым. Хәзер мин беренче класслы механизатор, “Ягуар” комбайнында эшлим, – диде ул. – Авылда яшәп, терлек асрамыйча булмый. Кечкенә чагыбыздан әти-әниләр белән бергә абзарда кайнашып үскән малайлар бит без. Балачактан бирелгән хезмәт тәрбияседер инде, ишегалдын терлексез күз алдына да китерә алмыйм. “Т-40” тракторым, печән чапкыч, печән җыярга тырма, аны алып кайтырга арбам бар. Киләчәктә печәнне рулонга төрү агрегаты да алырга уйлыйм. Хатыннан да уңдым, шәһәр кызы булса да, терлекләр янында кайнашырга ярата.
Бурлаковларның гаилә учагына 1994 елда нигез салынган. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Наталия хәзерге вакытта үз гаиләсе белән Волжск шәһәрендә яши. Уллары Антон Казанда юридик белем ала. Төп нигезгә кайтуга, үзләренә шөгыль табалар. әти-әниләренең уңган булуларына чиксез горурланалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев