Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Надеждино авылыннан Ольга Ветлугина район газетасына яздыру планын һәрвакыт үти

Надеждино авылындагы почта бүлеге начальнигы Ольга Ветлугина белән әле беренче генә тапкыр очрашуым. Матурлыгы, көләч йөзле, зыялы булуы белән генә түгел, эшлекле сыйфатлары белән дә үзенә җәлеп итте ул мине.

Газета-журналларга язылу кампанияләре вакытында әллә ничә тапкыр сынаганыбыз бар: Надеждинода район газетасына һәм башка матбугат чараларына язылу буенча бирелгән планны һәрчак үтиләр. Безнең аларга беркайчан да дәгъва белдергәнебез юк. 
– Хезмәтебез җиңелләрдән түгел. Замана белән бергә почта хезмәте дә үзгәрешләр кичерә.Хәзер хатларны да сирәк язалар, телеграммалар да җибәрмиләр, пенсияне дә картага гына күчертәләр, – ди Ольга Юрьевна. – Газета-журналлар да күп, мәгълүматны интернеттан да табып була. Мондый шартларда абунә кампаниясен алып бару бер дә җиңел түгел. Без “Кайбицкие зори” газетасын һәр йортка яздыртуны максат итеп куйдык. Чөнки авылда яшәүчеләр район тормышы турындагы иң соңгы хәбәрләрне шушы газетадан укып белә, анда эшләүче журналистлар алдынгы хезмәтчәннәр, үрнәк гаиләләр, оешмалар эшчәнлеге, районда алып барылыучы вәзгыять турында яза. Ул – гаилә газетасы. Авыл җирлегендәге 112 йортның 93ендә алдыралар аны. Безнең җирлектә яшәүчеләр турындагы мәкаләләр дә еш дөнья күрә. Газета аша бөтен районга күрсәтерлек уңганнарыбыз, матур эшләребез булуына шатланабыз.
Ольга Юрьевна хаклы: подписка планының үтәлүе хат ташучыларның үз эшләренә никадәр җаваплы карауларына бәйле. Коллективларында нәкъ менә шундыйлар эшли дә инде. Барысы да вазифасын бөтен нечкәлекләренә кадәр яхшы белә, алар турында югары фикердә. 
– Наталья Кузьмина, мәсәлән, почта бүлекчәсендә 36 ел эшли инде. Лаек­лы ялга чыкса да, яраткан хезмәтенә әле дә тугры калган ул. Надеждино, Морат, Репьевка авылларында яшәүчеләргә, барлыгы 92 йортка, почта тарата. Сумкасы һәрчак авыр, андагы 200 данә газета-журналның 80е – “Кайбицкие зори”. Валентина Туртыгина Кичкеевода һәм бер генә йортлы Чистые Ключида газеталар өләшә. Икесен дә һәр йортта көтеп алалар, халык арасында абруй казаналар. Көн яңгырлымы, кар-буранлымы почтаны таратмыйча калганнары юк. Гаиләләрендә үрнәк алар. Наталья – өч, Валентина ике бала анасы.
Ольга үзе почта бүлеге начальнигы булып икенче елын гына эшли, бу вазифада Наталья Николаевнаны алыштырган. Аңа кадәр икътисадчы, авыл җирлеген секретаре булып эшләргә өлгергән. Шуңадыр инде, хәзер дә район газетасына яздыртуны беренче планга куя.
Әлеге авыл җирлегендә яшәүчеләргә газетага  тугрылыклары өчен рәхмәтле без. Шулай да аларның барысының да алты айга язылганмы-юкмы икәнлеге турында  да сораштым. 
–Әйе, ярты елга язылдылар, дүртесе өч айдан соң подписканы озынайтачак.
–Газетага язылучылар безгә карата теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерәме соң? 
– Газетаны яратып укуларын әйтәләр, шул ук вакытта, безнең авыл кешеләре турында күбрәк язсыннар иде, диләр.  
Ольга Ветлугина белән  очрашу җылы тәэсирләр калдырды. Алар 2019 елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылуны башлап җибәргәннәр инде.  “Кайбицие зори”га, иң беренче булып, Кичкеево авылыннан Евгений Туртыгин язылган. 
Надеждино авыл җирлегендә яшәүчеләрнең газетага булган мөнәсәбәтен күреп,  аның кәгазь варианты озак яшәячәк әле, дигән фикергә килдем. Югыйсә,  кайберәүләр аның электрон вариантына  өстенлек бирү ягын карый. Ә без һәр көнне яңа хәбәрләр туплап, халкыбызга  рухи азык бирү юлында булачакбыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев